tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә “Ачык ишекләр көне ”
Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә “Ачык ишекләр көне ”

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә “Ачык ишекләр көне ”

Беренче сентябрь көне  Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә “Ачык ишекләр көне ” узды.

Мәдәният үзәге хезмәткәрләре бирегә килүчеләрне ачык йөз белән каршы алдылар. Кунакларны, укытучыларны һәм укучыларны   үзәкнең зур  могҗизалар тудыру сәләтенә иялеге турында  тулы мәгълүмат бирделәр.

Балчыктан сыннар әвәләүче  Нурия Маметова  мастер-класс үткәрде. Бу чараны   шәһәрнең беренче мәктәп балалары кызыксынып карадылар, үзләре дә балчыктан сыннар әвәләп күрсәттеләр.Вокал буенча “Ләйсан”ансамбле җитәкчесе Динара  Абсалямова ,  хореография буенча  “Себерстан”ансамбле җитәкчесе  Айгөл  Захарова үткәргән дәресләрне  карарга, сораулар бирергә мөмкинчелек булды. Балаларның күңеленә халкыбызның бай мәдәнияте, матур җырлары-биюләре ошады. Аларны башкаручы нәни артистлар белән тамашачылар таныштылар. “Ачык ишекләр” көненә килгән кунаклар татар үзәгенең тарих-этнография музеенда да булдылар.Монда  тарих фәннәр кандидаты Зәйтүнә Абдрашит кызы Тычинских  укучылар өчен “Себер татар халкының тарихы, гореф-гадәт  йолалары, йорт җиһазлары” темага эчтәлекле, кызыклы экскурсия үткәрде.  Татар халкының тарихына безне алып кайткан экспонатлар арасында   йорт җыһазлары, көнкүреш әйберләре күп тупланган. Алар  турында тулы мәгълүмат бирелде ул. Галимәне олысы-кечесе кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр.Өлкән яшьтәге кунаклар фикерләре белән уртаклаштылар, җылы теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәм чарасына килгән өлкәннәр  клуб оешмаларында катнашырга теләк белдерделәр, балалар  төрле түгәрәкләргә , иҗат  коллективларына  языла алдылар.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*