tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәре 15нче мәктәбенең 100 еллык юбилеена таба
Тубыл шәһәре 15нче мәктәбенең 100 еллык юбилеена таба

Тубыл шәһәре 15нче мәктәбенең 100 еллык юбилеена таба

Мәктәп еллары, яраткан укытучылары турында хатирәләр һәркемнең күңелендә сакланадыр.

Тубыл татар 15нче урта мәктәбе үзенең укучылары өчен бик югары урында тора. ХХ гасырның беренче яртысында, дөресе, октябрь аенда 1919 елны дүрт еллык Нариманов исемендәге татар мәктәбе ачыла.

1925 елда дүрт еллыктан ул җидееллык (Н.К.Крупская исемендәге) татар-башкорт мәктәбенә әйләнә.

1931 елны ул (татар авылларыннан килгән балалар өчен) 15нче татар урта мәктәбе исемен ала. Шул вакыттан бүгенге көнгә кадәр мәктәп яши һәм бик югары күрсәткечләр белән Төмән өлкәсе мәктәпләре арасында күренекле урын тота. Татар теле һәм татар әдәбиятыннан башка фәннәр рус телендә укытыла. Беренче директоры Мөхәммәт Нимаш улы Урамаев була.

1941 елны – Бөек Ватан сугышы башлангач, бик күп мәктәпне тәмамлаган укучылар илебезнең азатлыгын саклап калу өчен сугышка китәләр. Бу авыр сугыш елларында 15нче татар мәктәбе тагын җидееллыкка әйләнә.

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, 1951 елны мәктәп яңадан урта мәктәп статусына күчерелә.

Төмән өлкәсенең төньяк районнарының татар авыллары балалары өчен 15 мәктәпнең ишекләре киңрәк ачыла. 1950-1960 елларда Тубыл шәһәре татар балалары, Уват, Вагай, Дубровно, Тубыл, Байкалово, Яркәү, Аромаш, Омск өлкәсе, Тара районнарыннан укучылар киләләр. Алар өчен торак урыннары булдыралар. М.Горький урамы, 22 йортта егетләр яшиләр, тәрбияче булып Мөхәммәт абый Урамаев эшли. Күренекле педагог, Бөек Ватан сугышын үтеп чыккан, зур хөрмәткә лаек, киң күңелле, кешелекле абый иде. Ул безнең өчен әни дә, әти дә булды. Хохрякова урамы, 30нчы йортта кызлар яшиләр иде, аларның тәрбиячеләре Төркамал апа Сәитова үзенең укучылары арасында зур авторитет тоткан.

15нче мәктәпне искә алсаң, беренче булып күз алдына зур хөрмәткә лаеклы, белемле, авыр сугыш елларын үтеп чыккан укытучыларыбыз киләләр: Изил Гарифуллин, Камал Моратов, Әнвәр Гаитов, Җәзилә Массагутова, Сара һәм Наил Маметовлар, Мансур Айданов, Рәйханә Алимова, Асия Шәипова, Равилә Сафина, Мөнир Байбиков, Мөхәммәтулла Урамаев, Әлфия Саттарова, Төркамал Алеева (Сәитова) апалар, абыйлар аң-белем бирделәр, терәк-таяныч булдылар.

Төмән өлкәсе тарихында Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбе күренекле урынны яулады. Берничә буын тубыллылар һәм Төмән өлкәсе районнарында урнашкан татар балалары язмышы 15нче мәктәп белән тыгыз бәйләнгән. Шушы уку йорты күренекле фән галимнәре, мәгариф, сәламәтлек саклау эшчеләре, мәдәният һәм оешма җитәкчеләре бүлеге эшләүчеләргә тормышка, киләчәкләренә юллар күрсәттеләр.

15нче мәктәптә бик күп күренекле кешеләр укып чыктылар: данлыклы язучы Якуб Зәнкиев, РФнең атказанган табибы – Фәүрия Шәрипова, филология фәннәре кандидаты Равил Вафеев, диңгез авиациясе офицеры, орденга лаек булган Әкрам Сәитов һәм башкалар.

Бүгенге көндә Тубылның 15нче мәктәбе үзенең укытучылары, укучылары белән горурлана, төрле бәйге-олимпиадаларда күренекле урыннар алалар. Мәктәпнең материаль һәм техник яктан базасы ныгып тора.

Әдип ГАРИФХАНОВ, Төмән районы, Шыкча авылы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*