tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда балалар Сабантуе
Тубылда балалар Сабантуе

Тубылда балалар Сабантуе

Шәһәрнең 15 нче этно-мәдәни компонентлы мәктәбе ишегалдындагы матур итеп бизәлгән мәйданда мәктәп яшьтәге балалар һәм балалар бакчаларыда тәрбияләнүчеләр  катнашында милли бәйрәмебез Сабантуе узды. Бәйрәм мәктәп укытучылары Нәҗия Хәкимова, Гөлнара Янгулова  җитәкчелегендә әзерләнгән җырлы-биюле күренеш белән ачылганнан соң, балаларны мәктәп директоры Сәит Хисматуллин, шәһәр Думасы рәисе  Николай Зольников котладылар. Николай Петрович Сабантуена килгән балаларга  сәламәтлек, күңелле һәм файдалы ял теләде. Шәһәр мәчетеннән Фәннүр  хәзрәт Сабантуе кунакларын котлап тыныч күк йөзен, имин тормыш, гореф-гадәт йолаларыбызны саклаучы укучыларга  киләчәктә дә изге эшләрен дәвам итүләрен теләде. “Кояшкай”лагерь балалары көче белән әзерләнгән концерт программасы тамашачылар күңеленә хуш килде. Бәйрәмдә  “бабай” ролен уйнаучы Ләйсан Ниязова, җырчылар Айдар Ниязов, Эмилия Абайдуллинаның, “Борчаклар” бию ансамбленең   чыгышларын алкышлар белән каршы алдылар.  Сабантуеның нәни тамашачылары теләп  ярышларда да катнашытлар. Укытучылар оештырган аркан тарту, бүрәнәдә утырган килеш капчык  сугышында һәм башка күңелле аттракционнарда уйнап, рәхәтләнеп ял итте балалар. Биредә  «Кояшкай» исемле балаларны сәламәтләндерү лагерьда 125 бала ял итә.

”Ел саен июнь аенда безнең мәктәптә гөрләп Сабантуе уза. Милли бәйрәмебезне балалар түземсезлек белән көтеп алалар. Уеннарда катнашучыларга бүләкләр тапшыралар. Сабантуенда башка мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан  килгән балалар төрле мавыктыргыч уеннарда, аттракционнарда теләп катнашалар. Сабантуеннан башка безнең мәктәп каршында оештырылган лагерьда ял итүче балалар өчен төрле экскурсияләр оештырыла. Укытучылар, тәрбиячеләр балалар белән музейларда, китапханәләрдә, себер татар мәдәният үзәгендә булдылар. Эколог, спорт, дуслык, берендей  көннәре  дә оешкан рәвештә, күңелле узды. Июнь аеның төп бәйрәме Сабантуе – ул гореф-гадәтләребезне саклаучы бәйрәм. Милли бәйрәмебезнең традицияләре  белән башка милләт балалары да таныша, алар бәйрәмдә актив катнашалар. Хезмәт бәйрәме-ул дуслык, татулык бәйрәме дә”, -дип сөйләде лагерь җитәкчесе  Нурилә Шамратова. Зур әзерлек белән оештырылган балалар Сабантуен мәзәкләр сөйләп, матур итеп Тәнзилә Мортазина  алып барды. Бу талантлы кыз башкаруында җырлар бәйрәмгә ямь өстәде. Тубылда җырлы-биюле балалар Сабантуе  шаулап, гөрләп күңелле узды.

Римма Умитбаева, Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*