tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда чираттагы Искер җыены үтәчәк
Тубылда чираттагы Искер җыены үтәчәк

Тубылда чираттагы Искер җыены үтәчәк

2013 елның 7-10 июнендә берничә ел уңышлы уздырылып килүче Искер җыены үтәчәк. Аның кысаларында себер татарлары тарихы һәм мәдәниятына багышланган фәнни-гамәли конференция и тарихи-мәдәни мирас фестивале оештырыла. Елда-ел бу чара популярлаша бара, нәтиҗә буларак катнашучылар һәм кунаклар да күбрәк җыела.

Быел  конференция 7 июньдә Тубылда (Төмән өлкәсе) эшләячәк, 8 е көнне барлык җәмәгать Иртыш елгасының текә ярына, Себер ханлыгының борынгы башкаласы Искер янына фестивальгә китәчәк. Матур табигатьле урында шулай ук Сабантуй кебек уеннар, ата-бабаларны искә алу табыны – хатым-ашы да узачак. Якшәмбе 9 ы көнне фестивальдә катнашучыларның гала-концерты оештырылачак. Җыен программасында шулай  ук себер татарлары тарихы һәм мәдәнияты белән бәйле урыннар буенча программа да каралган.

Искер җыенның төп оештыручыларның берсе – Бөтендөнья татар конгрессы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*