tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда иҗат бәйгесе узды
Тубылда иҗат бәйгесе узды

Тубылда иҗат бәйгесе узды

Тубыл шәһәре Себер татар мәдәният үзәгендә узган “Илһам” яңа рәсемле –декоратив иҗат бәйгесендә 143 катнашучыларның иҗат эшләре белән тамашачылар һәм жюри әгъзалары таныштылар. Декоратив-гамәли сәнгать осталарының, рәсем ясарга яраткан мәктәп укучыларының, балалар бакчаларыннан катнашучыларның иҗатында төрле темалар күрсәтелгән күргәзмәне үзәккә килүче һәр кеше кызыксынып карады. Бәйгегә нәтиҗә ясау, җиңүчеләрне бүләкләү чарасы бәйрәмчә матур һәм оешкан төстә узды. Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева һәр катнашучыны дипломнар белән бүләкләде.

Бәйгедә катнашучыларның иҗатына бәя биргән жюри әгъзалары: танылган рәссам Эдуард Тушаков, Тубылның күппрофильле техникумыннан декоратив-гамәли сәнгать буенча белгечләр Татьяна Берендеева, Екатерина Гордюшина иҗатның чиге юклыгы турында әйтеп, бәйгедә җиңү яулаган балаларга уңышлар теләделәр, дипломнар, сертификатлар тапшырдылар. Рената Кабаева, Александр Савин, Розалия Нагипова (унбишенче мәктәп), Алмаз Мөхәммәтуллин (уникенче мәктәп), Илья Костерин, Мирослава Ефремова, Диана Чабарова (40нчы балалар бакчасы) беренче урыннарны алдылар. Ләйлә Алеева (унбишенче мәктәп), Степан Котов, Милана Геллер (40 балалар бакчасы), Ләйлә Насыйбуллина, Юлия Баганаева (себер татар мәдәният үзәге) икенче урынга лаеклы булдылар. Сабина Пикеева, Эмир Алыков (40 нчы балалар бакчасы), Рузанна Тәүлетбакиева , Мария Гомәрова (җиденче балалар бакчасы) өченче урынга чыктылар.

Себер татар мәдәният үзәге оештырган һәр бәйге үсеп килүче яшь буында иҗатка мәхәббәт тәрбияли, яшь сәләтләрне ача. Башка бәйгеләр сыман “Илһам” да озын гомерле булсын! Бәйгене оештыручы себер татар мәдәният үзәгенә, иҗат белән шөгыльләнүче балаларга, аларның җитәкчеләренә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*