tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда “Каз өмәсе”
Тубылда “Каз өмәсе”

Тубылда “Каз өмәсе”

Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбе каршындагы Абрамка паркында халкыбызның күңеленә хуш килгән йолаларның берсе –Каз өмәсен себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре үткәрде. Абрамка паркында мәктәп укытучылары кунакларны, укучыларны, оештыручыларны җылы каршы алдылар. Һәр елны көз ахырында үткәрелә торган, үзенә генә хас булган йолабыз -каз өмәсен саф һавада, табигать кочагында бәйрәмчә матур, күңелле итеп талантлы артистлар катнашында оештырдылар.

Чараны мәдәният өлкәсендә күп еллар эшләгән, хуҗабикә ролен башкаручы Рузалия Корманалиева, талантлы җырчы, сәхнәләштерлгән күренешләрдә оста уйнаган Лариса Шамакова алып бардылар. Чалынган казларны йолкып күрсәтүче уңган апалар күп елллар моннан элек халкыбыз зур эшләрне бергәләп, ярдәмләшеп, өмәләр оештырып эшләгәннәре турында сөйләделәр. Алып баручыларның мәгънәле сүзләре үткәннәргә алып кайтты, халкыбызның онытылып барган йолаларын яңартты.

Тубыллыларның яраткан җырчысы Хәсән Хучашев башкаруында җырлар, Азат Абдуллинның баянда уйнаган татар көйләре бәйрәм чарасына ямь өстәде. Әйлән-бәйлән уеннарында мәктәп укучылары да теләп катнаштылар. Каз өмәсендә булганнар каз итенең бәлешен, каз шулпасын, халкыбызның милли ризыкларын искә алдылар. Мәктәп яшьтәгеләр чын күңелдән теләп биеделәр, уеннарда катнаштылар.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*