tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда Нәүрүз бәйрәме
Тубылда Нәүрүз бәйрәме

Тубылда Нәүрүз бәйрәме

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге  Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтте. ”Синтез” мәдәният сараеның тамашачылар залында оештырылган бәйрәм концерты башланыр алдында алып баручы Рузалия Курманалиева бәйрәм кунакларын ачык һавада – “Синтез” алдында каршы алып, алар белән бәйге-викториналар оештырды. Өлкәбезнең кайсыбер татар авылларында  науруНәүрүзне Әмәл, Садака, Көлцән дип әйтүләре турында тукталып китте. ”Синтез”ның икенче катында декоратив гамәли сәнгать осталарының кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Шәһәрнең талантларын җыйган ”Себер бизәкләре”ндә балчыктан сыннар әвәлүчеләрнең, чигү чигүчеләрнең иҗат җимешләрен, милли курчакларның, читекләрнең матурлыгын күрә алды бәйрәм тамашачылары. Нәүрүз бәйрәменә багышланган концерт программасын шәһәрнең аскы тора мәчете хәзрәте Фәннүр хәзрәт Казыймов Коръән сурәләрен укып, теләкләр юллап башлап җибәрде. Нәүрүз бәйрәменә багышланган тамашаны  алып баручылар – ике әби  шәһәр дума депутаты Светлана Журавлевага, мәдәният һәм туризм комитеты бүлеге  җитәкчесе Галина Курачка,  региональ татар иҗтимагый оешма “Мирас” җитәкчесе Луиза Шәмсетдиновага, шәһәр милли мәдәни автономия рәисе урынбасары Нурилә украинШамратовага сүз бирделәр. Чыгыш ясаучы вәкилләр бәйрәм тамашачыларын котлап тыныч тормыш, гаилә бәхете, күтәренке кәеф теләделәр. Нәүрүз сәхнәсен берсеннән-берсе матур чыгышлар бизәде. Татар, рус, украин, әзербайҗан телләрендә яңгыраган җырлар, биюләр, балаларның чыгышлары белән үрелеп барды. Һәр милләт вәкилләре залда утыручы тамашачыларны милли ризыклары белән сыйладылар. Төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау, көн белән төн тигезләшкән вакытка туры килгән Нәүрүз бәйрәмен күңелле алып бардылар. Бәйрәмгә  багышланган концерт җырлы-биюле, төрле милләт вәкилләренең милли ризыклары белән сыйлы, бай мәдәниятле, толерантлы, матур үтте.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*