tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда “Себер сандугачы” бәйгесе үтте
Тубылда “Себер сандугачы” бәйгесе үтте

Тубылда “Себер сандугачы” бәйгесе үтте

Бөек Җиңүнең  70 еллыгына багышланган беренче “Себер сандугачы” вокаль конкурс-фестиваль Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә оештырылды.  Җыр бәйрәмендә катнашучыларны шәһәр хакимияте мәдәният һәм туризм комитеты урынбасары Лилия Дмитриева, себер татар мәдәният үзәге  директоры Марат Шәрипов сәламләгәннән соң, чара себер сандугачыбыз Зәкинә Арангулова башкаруында җыр белән ачылды. Мәдәният  йортының тамаша залы шыгрым тулы иде.

Бәйге –фестиваль шәһәр күләмендә үткәрелә дип игълан ителсә дә, Төмән өлкәсенең Вагай, Тубыл, Яркәү районнарында урнашкан Абалак, Ворогушино, Санниково,Сорокино, Прииртышский, Чечкино, Яңакәешкүл  авылларыннан килгән җырчылар теләп катнаштылар. Авыл клублары үзләренең иҗади чыгышларын күрсәтә алдылар, танылган шәһәр җырчылары белән бергә яңа коллективларның чыгыш ясавы тамашачыга  да чагыштыру мөмкинлеге бирде. 100гә якын үзешчән артистларның күпчелеге Бөек Ватан сугыш темага җырлар сайлаганнар иде,  халык җырларын оста һәм матур башкара белгән җырчыларны  олысы-кечесе әһәмият белән тыңладылар. 5 яшьтән алып 30 яшендәге  катнашучылар арасында  эстрада җырларын талантлы башкаручылар күп булдылар. Сәхнәгә күтәрелгән балалар бакчаларыннан килгән нәни артистлар  тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар.

IMG_2426Абруйлы жюри әгъзаләре үз вазифаларын үтәгәннән соң, нәтиҗә ясап җиңүчеләрне игълан иттеләр.

Өченче дәрәҗәле лауреат дипломына  Ян  Сафронов (Воргушино), Лиана Алтыева (Абалак), Снежана Мавлютова (Яңакәешкүл), Элина Иванова (Тубыл), Екатерина Невмержицкая (Тубыл), Руфат Садыйков (Чечкино) лаеклы булдылар.

Икенче дәрәҗәле лауреат  дипломы  белән Алисә Баганаева(Тубыл), Зилә Вәлиева(Тубыл), Вероника Романенко (Тубыл), Анна Половодова (Тубыл), Дарья Паршукова (Абалак) бүләкләнделәр.

Беренче дәрәҗәле лауреат дипломына Алинә Гафурова (Тубыл), Айдар Ниязов (Тубыл),  Нәзрин Гумбатова (Тубыл), Чулпан Сәйфуллина (Санниково),  Тәнзилә Мортазина (Тубыл), Юлия Шабанова (Абалак), Рият Ваһапов (Чечкино) лаеклы булдылар.

Гран-при дипломын  һәм призын жюри рәисе, Россия һәм Халыкара бәйгеләрнең дипломанты, Тубыл шәһәренең шәрәфле гражданы, дәүләт бүләге “Ана даны” орден һәм медаль  белән бүләкләнгән, “Ләйлә”  ансамблен оештыручы, җырчы  Зәкинә Арангулова  “Себер гимнын”, “Карлыгач” җырын башкаручы Тәнзилә Мортазинага тапшырды. Фестиваль –бәйгедә катнашучы балалар дипломнар һәм призлар белән бүләкләнделәр. Сәхнәдән бу проектның авторы Ринал Габдерахмановка шәһәр хакимияте мәдәният һәм туризм комитеты рәисе, себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.

Мәдәният үзәге директоры Марат Шәрипов: “Себер сандугачы” фестиваль-бәйге  шәһәр күләмендә түгел, өлкә күләмендә үтте. Һәр халыкның үз моңы, үз Аһәңе барлыгын, Себер яклары талантларга бай булганын, монда төрле милләт халкы дус, тату яшәгәннәрен күрсәтте. Җыр безнең татар халкында  иң хөрмәтле  иҗат җимеше. Җыр – җырлаучысы булганда яши диләр. Халык җырлары онытылмаганлыгын тагын бер мәртәбә күрдек. Сәхнәдән  рус, татар, украин, азербаҗан телләрендә җырлар яңгырады. Катнашучыларның  кайсыберәүләре туган якларыннан еракта яшәсәләр дә, туган  телләрендә оста һәм матур җырладылар. Балалар Бөек Ватан сугыш елларында яңгыраган җырларны башкардылар. Патриотизм хисләре белән үрелеп барган чара  өлкәбездә сәләтле, Ватанын яраткан  балалар күп булганын дәлилләде. “Себер сандугачы” фестивале озын гомерле, дәвамлы булсын,” – диде. Дүрт сәгать дәвамында  сәхнәдә төрле милләт телләрендә халык һәм эстрада җырлары яңгырады. Чараны оештыручылар , балаларның җитәкчеләренә рәхмәтләр юлладылар.

Римма Умитбаева, Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*