tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда шигърият бәйгесе
Тубылда шигърият бәйгесе

Тубылда шигърият бәйгесе

Себер татар мәдәният үзәгендә “И туган тел, и матур тел” дип аталган шигърият бәйгесе үтте.

Бәйге ел саен  Халыкара туган тел көнендә багышланып уздырыла. Элекке елларны бәйге шәһәр күләмендә узса, быел бәйгедә районнардан килгән мәктәп укучылары да катнашты. Сиксәнгә якын балалар дөньякүләм танылган һәм җирле шагыйрьләребез иҗат иткән шигырьләрне яттан сөйләделәр.

Күпчелек балалар, аларның җитәкчеләре  Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин,  Шәүкәт Галиев, Резеда Вәлиеваның шигырьләрен сайлаганнар, җирле авторлардан Булат Сөйләйманов, Сәгыйть Сәгыйтов, Галия Абайдуллина, Гөлнур Хәйруллина, Гөлфизәр Абдрахмановаларның шигырьләре яңгырады.

Маслово авылыннан килгән башлангыч сыйныф укытучысы Разия Мамееваның укучысы Али Гадҗикәримов, бу мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытылмаса да, бәйгедә  катнашты һәм диплом белән бүләкләнде. Тубыл шәһәренең тугызынчы мәктәбендә “Туган тел ”түгәрәген Ринал Абдурахманов икенче ел алып бара. Бу мәктәп укучылары да бәйгедә  катнашып диплом белән бүләкләнделәр.

Катнашучылар арасында балалар бакчаларыннан кече яшьтәгеләр, башлангыч сыйныф укучылары күп булды. Бу күренеш милләт җанлы тәрбиячеләребезнең, укытучыларның, әти-әниләрнең тырышлыгын дәлилләде. Бай тарихлы, җырлы, моңлы телебездә күп шигырьләр яңгырады. Быел рус милләт балалары да татар телендә шигырьләр ятлап килгәннәр. Катя Логинова  Г.Тукайның ”Туган тел” шигырен, Милена Логинова Б.Сөләймановның  шигырен сөйләделәр, Эльмира Папеян  әрмән телендә шигырь сөйләп өченче урынга чыкты. Төрле милләт һәм төрле яшьтәге катнашучылар сәхнәдән талантларын күрсәттеләр.

Урта һәм өлкән яшьтәге катнашучылар арасыннан беренче дәрәҗәле диломант исеменә Римма Шәрипова лаеклы булды; икенче дәрәҗәле дипломант – Фәүрия Ниязова, өченче дәрәҗәле дипломант исеме Рузиля Юнусовага бирелде.

Дәрәҗәле жюри әгъзаләре педагогик фәннәр кандидаты, күп еллар бу вазифаны башкаручы Клим Султан улы Садыков, филология фәннәр кандидаты Алсинә Александр кызы Фәттакова һәм жюри рәисе тарих фәннәр кандидаты Зәйтүнә Абдрашит кызы Тычинских катнашучыларның шигырьләрне  сәнгатьле  сөйләүләренә, артистлык осталыкларына, дикцияләренә, милли костюмнарына бәя бирделәр. Мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан килгән катнашучылар арасыннан беренче дәрәҗәле дипломант исеменә Рузанна Тавлетбакиева,  Ләйсән Гарифуллина, Лениза Азанова лаеклы булдылар. Икенче дәрәҗәле дипломнар белән Карина Бакиева, Альберт Кульмаметов, Регина Фазылова, Ләйлә Насыйбуллина   бүләкләнделәр. Туган телләренә, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләгән бәйгедә катнашучыларны мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Хәлил кызы Ташкеева котлап  балаларга, укытучыларга,әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерде.

                                                                      Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*