tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда сөяк музее булачак
Тубылда сөяк музее булачак

Тубылда сөяк музее булачак

Әлеге музей Тубыл шәһәренең Ремезов мәйданындагы Минсәлим йортында урнашачак.

Тубыл шәһәренең атаклы мәйданында бик горур басып торучы, ике этажлы бу йорт бер караганда гап-гади кебек, әмма даны еракларга таралган. Халык телендә ул Минсәлим йорты дип йөртелә. Шәһәрдә яшәүче милләттәшләребез өчен бу йорт икеләтә кадерле. Кайчандыр бу йортта ата-анасыз калган татар балалары өчен “Кызыл Шәрыкъ” дип аталган ятимнәр йорты урнашкан була. Сөякләргә җан өрүче күренекле остаз Минсәлим Тимергазиев та шунда тәрбияләнеп олы тормышка аяк баса. Сөяк кисү серенә ул бала чактан төшенә. “Бик ашыйсым килә иде, шуңа күрә сөякләрдән кисә башладым”, – ди остаз.

Бүгенге көндә монда төзекләндерү эшләре алып барыла, 2014 елда ачылыр дип көтелә. Яңа проект буенча әлеге йортта сөяк музееннан тыш Минсәлим Тимергазиевнең гаилә остаханәсе һәм күргәзмәләр залы булачак. Һичшиксез, төрле фаразларга караганда Минсәлим йорты исә Тубыл шәһәрен бизәп торучы чираттагы истәлекле урынга әвереләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*