tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда Сүзге ханбикәне сайладылар
Тубылда Сүзге ханбикәне сайладылар

Тубылда Сүзге ханбикәне сайладылар

Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге, шәһәр милли-мәдәни автономиясе бу тантаналарда “Чибәр Сүзге ханбикә” бәйгесен әзерләп, тел, мәдәният, тарихыбызны чагылдырып киттеләр. Алдан сайлап алу туры оештырылды.

– “Чибәр Сүзге ханбикә” исеменә лаек булу өчен сәхнәдә җырлап, биеп торып кына булмый. Кастингта кызларыбызның сөйләм культурасы түбәнрәк булганын тагын бер мәртәбә күрдек. Аларны бәйгегә әзерләргә вакыт аз булса да, тырышлыкларын, теләкләрен истә тотып, барысына да финалга чыгарга мөмкинлек бирдек. Алар белән шәһәрнең танылган хореографы Мөнәвәрә Андрущик, җырчылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшләделәр. Без бу конкурста катнашкан гүзәл затларыбыз киләчәктә халкыбыз тормышына, мәдәниятебезнең, телебезнең үсешенә үзләренең өлешләрен кертерләр әле дип ышанабыз, дип сөйләде.

– Мондый мәгънәле бәйге шәһәребездә беренче мәртәбә үткәрелә. Без кастингта катнашкан һәр кызга тәвәккәллекләре, тырышлыклары өчен рәхмәтләр юллап, уңышлар телибез. Шәһәрнең “Себер энҗесе” сәүдә-күңел ачу комплексында үткәреләчәк чараны күрергә теләүчеләр күп иде.

Алты чибәр, акыллы, талантлы кыз үзләре белән таныштырып, тамашачылар игътибарына иҗади номер, милли киемнәрдә дефиле тәкъдим иттеләр. Монда заманча (кайберләре үзләре теккән) күлмәкләрдә дә, төрле чорларда кигән милли киемнәрдә дә сәхнәгә чыктылар.

Алар тарихчы, публицист, галим Изил Гарифуллинның “Легендарная красавица Сузге” китабы белән дә таныш булсалар, күп сорауларга җавап табылыр иде. Беренчедән, бу конкурсның эчтәлеге темасына туры килергә тиеш. Бу бәйгедә катнашучылар да, тамашачылар да үзләре өчен файдалы мәгълүмат алсыннар иде.

Халкыбызның герое – Сүзгенең нинди матур да, акыллы да, милләт җанлы да булганын күрсәтә алсак, алдыбызга куйган максатларны үтәдек дип әйтер идем. Сорауларга кызларның җавапларын тыңлагач, катнашучыларга туган як тарихын, туган телләрен белү кирәклеге мөһим булганлыгын тагын бер мәртәбә күрдек. Үзләре белән кыскача, урынлы, эчтәлекле итеп тә таныштыручылар арасында мәктәп яшендәгеләр дә, студентлар да, укуларын тәмамлап эшкә урнашканнары да бар иде.

Бәйгенең иҗади өлешендә Айгөл Мәүлекаева, Тәнзилә Мортазина татар телендә матур җырлар башкардылар, Лилия Демьянова, Лилия Ярмөхәммәтова шәрык кызлары биюен күрсәттеләр, Нина Сорочинская, Лилия Маметгалиева сәнгатьле шигырь сөйләделәр. Бу бәйгедә кызлар үзләре белән таныштырып, яраткан һөнәрләрен күрсәттеләр. Тамашачылар, жюри әгъзалары бәйгедә катнашучы кызларның сәләтләрен, кайсы өлкәдә талантлы булганнарын күрделәр, дип фикерләре белән уртаклашты чараны алып баручы мәдәният үзәге хезмәткәре Лилия Захватаева.

Жюри рәисе С.Арангулова:

– “Чибәр Сүзге ханбикә” исеменә лаек булу өчен сәхнәдә җырлап, биеп торып кына булмый. Кастингта кызларыбызның сөйләм культурасы түбәнрәк булганын тагын бер мәртәбә күрдек. Аларны бәйгегә әзерләргә вакыт аз булса да, тырышлыкларын, теләкләрен истә тотып, барысына да финалга чыгарга мөмкинлек бирдек. Алар белән шәһәрнең танылган хореографы Мөнәвәрә Андрущик, җырчылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшләделәр. Без бу конкурста катнашкан гүзәл затларыбыз киләчәктә халкыбыз тормышына, мәдәниятебезнең, телебезнең үсешенә үзләренең өлешләрен кертерләр әле дип ышанабыз, дип сөйләде.

– Мондый мәгънәле бәйге шәһәребездә беренче мәртәбә үткәрелә. Без кастингта катнашкан һәр кызга тәвәккәллекләре, тырышлыклары өчен рәхмәтләр юллап, уңышлар телибез. Шәһәрнең “Себер энҗесе” сәүдә-күңел ачу комплексында үткәреләчәк чараны күрергә теләүчеләр күп иде.

Алты чибәр, акыллы, талантлы кыз үзләре белән таныштырып, тамашачылар игътибарына иҗади номер, милли киемнәрдә дефиле тәкъдим иттеләр. Монда заманча (кайберләре үзләре теккән) күлмәкләрдә дә, төрле чорларда кигән милли киемнәрдә дә сәхнәгә чыктылар.

Аларның һәркайсы үзенчәлекле, милли җанлы, сәхнә яраткан, үзешчән артистлар да бит әле. Көянтәле, милли бизәкле чиләкләр күтәреп, заманча тегелгән милли күлмәкләрдәге дә, кулларына Коръән тотып чыккан, озын итәкле кызларны да күрде тамашачы. Уңган, булган, тыйнак чибәр кызлар арасында көнчелек хисләре сизелмәде. Чыгышларына бәя бирүче жюри әгъзасы – шәһәр мәдәният һәм туризм комитеты рәисе Владимир Федоренко “Чибәр Сүзге ханбикә”нең күчмә таҗына Лилия Демьянова лаек булды дип игълан итте. Аңа 30 мең сумлык сертификат һәм күчмә таҗ тапшырылды. Бәйгедә катнашучы кызлар чәчәкләргә күмелде, алар дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр, горурланып сөйләде Римма Өметбаева.

– Лилия Демьянованың чыгышлары, үзен сәхнәдә тота белүе һәркемебезне сокландырды. Киләчәктә ул башка шәһәрләрдә узган “Чибәрләр бәйгеләре”ндә дә катнашып, шәһәребезне таныттырыр. Бүгенге чарада катнашучы кызлар бөтенесе матурлар, зирәкләр, акыллылар. Без шәһәребезнең чибәрләренә уңышлар телибез, – дип чыгыш ясады Владимир Федоренко.

Милләттәшләребез һәр яктан сәләтле

Шул ук көнне мәйданда кул эшләре осталары үз иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Монда да милли төсмер үзенә тартып торды. Күргәзмәдә җирле рәссамнар, мәдәният оешмалары каршында эшләгән балалар иҗат түгәрәкләре, клуб оешмалары, өлкә күләмендә танылган осталар да катнаштылар. Сумкино авылыннан ”Аулакта” клубы энҗе, сәйлән, төймәләрдән эшләнгән муенсалар, чигелгән кул эшләре, “Елгачы” ял үзәге осталары эшләгән йомшак уенчыклар, ”Ак аю” клубында шөгыльләнүчеләр үз куллары белән агачтан ясаган сувенирлар белән таныштырдылар.

– Шәһәр һәм өлкә күләмендә үткәрелгән күргәзмәләрдә еш катнашам, – диде ветеран укытучы Гөлфәния Карымова иҗат эшләре турында сорашкач. Ул укытучы буларак та, иҗат өлкәсендә дә уңышларга ирешеп, хөрмәт казанган шәхес. Күп еллар лаеклы ялда булса да шәһәрдә узган милли, дини бәйрәмнәрдә дә актив катнаша. – Төрле җанрларда эшләнгән сувенирларым күп минем. Халык әнә ничек сөенеп күзәтә аларны, төрле сораулар бирәләр. Боларның һәркайсына да күз нурлары, йөрәк җылысы салынган.

Эзләнүчән, яңалыкка омтылучан оста якташларыбызга һәркем иҗат уңышлары теләде.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*