tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылның Александр бакчасында Сабантуй гөрләде
Тубылның Александр бакчасында Сабантуй гөрләде

Тубылның Александр бакчасында Сабантуй гөрләде

Себер татар мәдәният үзәге артистлары зур тырышлык белән әзерләнгән. Милли бәйрәмебез сәхнәләштерелгән күренеш белән башланды.

Җыр, бию, халык уеннарын яшьләр һәм балалар сәхнәдә һәм сәхнә алдында башкарып, милли гореф-гадәтләребезне барлап, күтәренке рухта бәйрәмне ачтылар. Сабантуе кунакларын, тамашачыларын котлап, шәһәр мәчете имам –мөхтәсибе Ибраһим Сухов тарафыннан әйтелгән Коръән сүзләре, шәһәр башлыгының урынбасары Евгений Бирюковның җылы теләкләре яңгырады. Алып баручылар ТР Президенты Рөстәм Мңнехановның Котлау хатын укып ишеттерделәр.

Көтеп алган күркәм бәйрәмебез Сабантуй сәхнәсен берсеннән берсе талантлы чыгышлар бизәде. Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге, шәһәрнең сәнгать һәм мәдәният үзәге , район мәдәният үзәге, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге артистларының, Казан артистларының чыгышларын яратып карады бәйрәм тамашачылары.Аларның чыгышларын көчле кул чабулар белән озатылып барды. Ел дәвамында көтеп алган, борынгыдан килгән милли бәйрәмебез Сабантуйның көрәш мәйданында быел да кечкенә балалар да, оста көрәшчеләр көч сынашты. Милли көрәш һәрвакыттагыча иң кызыклы спорт ярышы буларак кабул ителде.Бу ярышны карарага теләүчеләр дә быел күп булды. Абсалют батыр исеменә Мирзо Шукориев , икенче урынга Радмир Нәбиуллин, өченче урынга Идияс Мавлютов чыкты. Сабантуй батыры тәкә, җиңүчеләр сертфикатлар белән бүләкләнделәр.

Милли шатерлар, аллы-гөлле тасмалар, төрле төстәге шарлар белән бизәлгән мәйданда балалар өчен мавыктыргыч чаралар оештырылды. Кемдер капчык киеп йөгерде, аркан тартты, кемдерүзешчән җырчыларын җыйган мәйданда такмаклар әйтеп, җырлап, биеп күңел ачты. Гер күтәрү спорт ярышын карарга теләүчеләр арасында егетләр, кызлар, гомүмән яшьләр күп иде. Монда беренче урын Руслан Бережник, икенче урын Айрат Фәйзуллин, өченче урын Арсений Сухининга бирелде. Хатын-кызларыбызның уңганлыкларын күрсәткән аш-су осталары себер татар баурсаклар бәйгесендә катнаштылар.Монда беренче урынга Светлана Уразова, икенче урынга Әлфия Хабибуллина, өченче урынга Наилә Ярмаметова чыктылар.

Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева:”Александр бакчасы Сабантуен үткәрү өчен уңай мәйдан.Монда халык күп килә, чөнки автобус тукталышлары якын, халкыбыз өйрәнгән урын. Бәйрәмгә төрле милләт вәкилләре җыелалар.Быелгы Сабантуен күңелле, матур, традицияләрне саклап үткәрергә тырыштык. Барлык катнашучыларга, Казаннан килгән Татарстан Республикасының Халык артисты Рамил Миндиярга,Татарстан Республикасының Атказанган артисты Алсу Ибраһимовага, Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитовка, җирле артисларыбызга, шәһәр һәм районыбыздаан килгән җырчыларыбызга рәхмәтләребезне юллыйбыз,”-диде.Татарстан кунагы Алсу Ибраһимова.

”Күп җирләрдә Сабантуйларында катнаштым. Тубыл Сабантуе бик ошады. Шәһәрдә традицияләребез сакланганны күрдек. Гармун моңнары, дәртле һәм халык җырлары яңгырады.Бу төбәктә халыкның матур бүгенгесе, киләчәккә якты өмете бар.Сабантуе сәхнәсеннән балаларның чыгышлары булганы да сөендерде ,”-дип фикерләре белән уртаклашты

Сабантуенда ярышларда, балалар өчен оештырылган аттракционнарда катнашучылар призлар белән бүләкләнделәр. Кичкә кадәр күңел ачты, бәйрәм итте шәһәр халкы.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*