tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Имаметдиновның “Әллүки” спектакле “Алтын битлек” номинанты булды
Туфан Имаметдиновның “Әллүки” спектакле “Алтын битлек” номинанты булды

Туфан Имаметдиновның “Әллүки” спектакле “Алтын битлек” номинанты булды

Татар режиссеры Туфан Имаметдиновның “Әллүки” спектакле өч номинациядә “Алтын битлек” милли театраль премия номинанты булган. Бу хакта “Әлиф” иҗат берләшмәсе вәкиле Алена Батулла хәбәр итте.

“Әллүки” дәгъва итүче номинациянең берсе – “музыкаль театр”. “Бу язмыш шаяруы кебек. Шәһәрдә музыкаль театр ачылуга зур финанслар һәм штат берәмлекләре бирелә, ә Туфан Имаметдинов дәүләттән бер тиен дә алмыйча ил күләмендә номинацияләр һәм абруй яулый”, – дип әйтте Алена Батулла.

Туфан Имаметдинов бу спектакльне 2018 ел ахырында Казанда тәкъдим иткән иде. Спектакльнең мәгънәсе – туган телне саклау турында кисәтү.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*