tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Миңнуллин гаиләсе язучы истәлегенә багышланган чираттагы өй кичәсен үткәрде
Туфан Миңнуллин гаиләсе язучы истәлегенә багышланган чираттагы өй кичәсен үткәрде

Туфан Миңнуллин гаиләсе язучы истәлегенә багышланган чираттагы өй кичәсен үткәрде

3 декабрьдә Туфан Миңнуллинның хәләл җефете актриса Нәҗибә Ихсанова һәм кызының гаиләсе өйләрендә танылган язучы истәлегенә багышланган чираттагы кичә үткәрделәр.

Бу юлы кичәнең темасы кичә тәмамланган театр коллективларының “Идел йорт” фестиваленә бәйләнгән иде. Билгеле булганча, быелгы XIII фестиваль Туфан Миңнуллинга багышланган иде.

Кичә кунаклары да фестивальгә турыдан-туры мөнәсәбәте булган кешеләр: Татарстан мәдәният министрлыгының аппарат җитәкчесе Кадрия Идрисова, фестивальнең координаторы Камил Саттаров, Мамадыш мәдәният йорты халык театры җитәкчесе Марат Баязитов, Казандагы Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йорты халык театры җитәкчесе Рәфис Фазылҗанов, “Сәхнә” журналы җаваплы сәркатибе Земфира Гыйльметдинова. Кичәгә фестивальгә катнашмаган булсалар да, татар театрын бик яратучы ике милләтәшебез дә килде.  Алар Пушкино шәһәрендә татар җәмгыятенең әйдәп баручы шәхесләре – Хәмдия Рамаева һәм Марс Гарипов. Һәм, әлбәттә, мондый кичәләрнең даими катнашучылары – журналистлар Лилия Гаделшина, Айзирәк Гәрәева һәм Алсу Хәсәнова.

Кунакларның һәркайсы Туфан Миңнуллин белән кайчан танышканлыгы, аралашканы, аңа булган мөнәсәбәте турында сөйләде. Әлбәттә, сүз күбесенчә театр сәнгате, сәхнә могҗизасы турында барды. Кунаклар язучы архивындагы Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча халык театрлары уйнаган спектакль фотоларын, язучының артист булып йөргән  вакытында төшкән рәсемнәрен кызыксынып карадылар.

Кичә традиция буенча “Туган тел” җырын башкару, күмәк фотога төшү һәм кунакларга Туфан Миңнуллинның соңгы чыккан китабын бүләк итү белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*