tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясенә гаризалар кабул ителә
Туфан Миңнуллин исемендәге  укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясенә гаризалар кабул ителә

Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясенә гаризалар кабул ителә

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясендә күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С. Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын, татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясен оештыруы турында хәбәр итә.

Әлеге конференция быел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел, татар театрына нигез салынуга 110 ел, каһарман шагыйрь, Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең  тууына 110 ел тулуга  багышлана. Шул ук вакытта Конференция олуг әдип, татар мәгърифәтен саклау һәм үстерүгә күп көч куйган бөек милләтпәрвәр Туфан Миңнуллин идеяләрен тормышка ашыру эшендә күркәм бер чара булып тора.

Конференциядә катнашу өчен гариза, тезис һәм фәнни эш 2016 елның 15 февралена кадәр түбәндәге адреслар буенча: [email protected] һәм 420034, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Мәскәү районы, Декабристлар урамы, 89А җибәрелә.

Хәбәрләшү өчен телефоннар: (843)562-25-43, 89030624954, 89625568792

Тулырак мәгълүмат:

Отправка Положение 2016 Туфан Миңнуллин конференциясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*