tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясен үткәрү турында нигезләмә
Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның  V республика конференциясен үткәрү турында нигезләмә

Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясен үткәрү турында нигезләмә

Туфан Миңнуллин исемендәге
укытучыларның һәм укучыларның

V республика конференциясен үткәрү турында

НИГЕЗЛӘМӘ

I. Гомуми мәгълүмат

1.1.​ Әлеге нигезләмә халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Туфан Миңнуллин исемендәге республика конференциясен (алга таба – Конференция) үткәрү тәртибен билгели.

II. Конференциянең максат һәм бурычлары

Конференция татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын, киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Конференциянең бурычлары:

​ татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү һәм популярлаштыру;

​ яшь буында толерантлык, патриотизм хисләре тәрбияләү һәм үстерү;

​ Туфан Миңнуллин әсәрләрен өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү;

​ сәләтле балаларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм сәләтләрен үстерү.

III. Конференцияне оештыручылар

​ Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты;

​ Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы;

​ Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты;

​ Казан (Идел буе) федераль университеты;

​ Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе;

​ Казан шәһәре Мәскәү районының «Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе;

​ Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры;

​ Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры;

​ Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты;

​ Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.

IV. Конференцияне оештыру һәм үткәрү тәртибе

4.1. Конференциягә җибәрелгән фәнни-гамәли һәм иҗади эшләргә Татарстан Республикасының танылган сәнгать әһелләреннән, фән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган жюри бәя бирә.

4.2. Конференциядә катнашу бушлай. Конференциягә җибәрелгән эшләр авторларга кире кайтарылмый, әмма автор рөхсәте белән республика мәгълүмат чараларында кулланылырга мөмкин.

4.3. Конференциядә катнашу тәртибе:

Конференциядә Нигезләмә шартлары буенча билгеләнгән вакытка кадәр гариза (Кушымта 1 яки Кушымта 2) белән фәнни-гамәли һәм иҗади эшен җибәргән, Татарстан Республикасы урта һәм өстәмә белем бирү оешмаларында белем алучы 5-11 сыйныф укучылары, шулай ук мәктәп укытучылары һәм китапханәчеләре (Кушымта 3) катнаша ала.

4.4. Укучыларның фәнни-гамәли һәм иҗади эшләре һәр номинациядә түбәндәге яшь категорияләре буенча кабул ителә:

​ 1 нче төркем: 5 – 7 сыйныфлар

​ 2 нче төркем: 8 – 9 сыйныфлар

​ 3 нче төркем: 10 – 11 сыйныфлар.

4.5. Һәр катнашучыдан билгеләнгән үрнәк буенча персональ мәгълүматларны куллануга ризалык турында белешмә тапшыру таләп ителә (Кушымта 4 -Приложение).

4.6. Конференция кысаларында түбәндәге 4 номинация буенча секцияләр эшләячәк:

1. Журналистика. «Кызыл тышлы дәфтәрдән».

Журналистик язмаларның (мәкалә, интервью, репортаж, хат һ.б.) тематикасы:

1. «Татар кешесе! Бел! Син сөйләшкән тел дистәләгән гасырлар буенча чарланып, иң камил телләр дәрәҗәсенә күтәрелгән. Синең телеңдә катлаулы фәнни хезмәтләр дә, илаһи төшенчәләр дә, гүзәл әдәби әсәрләр дә язылган. Аны хөрмәт ит, сакла һәм үстер!» (Т.Миңнуллин. Татарның әхлакый кодексы)

2. «Җиңелүләр дә җиңүгә илтә ала». (Т.Миңнуллин)

Журналистик язмаларның күләме Times New Roman, 14 кегель, 1,5 интервал белән 5-7 биттән артмаска тиеш.

2. Драматургия. «Театр яктылыкка, нурга илтә!..» Сәхнәләштерү.

«Театр халыкның аңын, мәдәниятен үстерә, тормышын яхшырту өчен көрәшкә әзерли». (Г.Камал).

«Татарлар бик теләп театрга йөриләр һәм аны бик яраталар икән…» (В.Г.Белинский).

«Театр – минем яшәү рәвешем… Дөньяның кызыгы минем өчен театр белән бәйләнгән…» (Т.Миңнуллин).

«Безнең заман геройлары» темасына XXI гасыр татар драматурглары яки үзегез иҗат иткән әсәрдән бер өзекне сәхнәләштерү. Регламенты – 15 минут.

3. Фәнни эшләр. «Үзем сайлаган язмыш».

«Әдәбият-сәнгать кешенең җанын тәрбияли. Йөрәген уйларга өйрәтә. Кешене аның рухы кеше иткән…» (Туфан Миңнуллин)

Конференциядә катнашучылардан «Туфан Миңнуллин иҗаты һәм татар яшәеше» темасы буенча фәнни тикшеренүләр кабул ителә.

Конференциядә түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла:

– Т.Миңнуллин иҗатында халыкның гореф-гадәтләре, йолалары чагылышы;

– Драматург пьесаларында татар авылы сурәте;

– Т.Миңнуллин иҗатында татар милли характеры гәүдәләнеше;

– Драматург иҗатында халыкның төрле милли-этник катламнары (керәшеннәр, мишәрләр һ.б.) тормышы чагылышы;

– Т.Миңнуллин әсәрләренең тел-стиль үзенчәлеге;

– Т.Миңнуллин иҗатында Идел һәм Урал буе халыкларының әдәби образы бирелеше.

– Милли дөнья сурәте тудыруда драматург файдаланган алым-чаралар байлыгы.

Фикер алышу өчен тәкъдим ителгән темалар фәнни эш исеме итеп алынмый.

Фәнни эшләрнең күләме Times New Roman, 14 кегель, 1,5 интервал белән 10 биттән артмаска тиеш.

4. «Утырып уйлар уйладым».

Укытучылар һәм китапханәчеләр номинациясе

«Шигырь ул – күңелдә уйнаган хисләр давылының тышка бәреп чыгуыннан туган әдәбият жанрыдыр». (Туфан Миңнуллин)

«Шагыйрьлек ул осталык кына түгел, ул – көрәш…» (Туфан Миңнуллин)

Татар шагыйрьләре әсәрләренә китапнамә (әсәрләрне махсус видео ярдәмендә рекламалау, видеоролик ягъни буктрейлерлар) ясау бәйгесе.

1) Бу бәйге түбәндәге критерийлар нигезендә бәяләнә:

– сайланган әсәргә укучыларның игътибарын җәлеп итү, аларны бу әсәрне укырга этәрү көче;

– сайланган әсәрнең эчтәлеген киң һәм тирән чагылдыру;

– китапнамәнең мәгънәле, тәэсирле һәм оригиналь булуы;

– материалның этик һәм әхлакый нормалар кысаларында булуы;

– китапнамәнең техник яктан башкарылу катлаулылыгы.

2) Бу бәйгедә катнашу өчен түбәндәге таләпләр һәм шартлар куела:

– вакыты – 3 минутка кадәр;

– форматы – mpeg4, mpg, mpeg, avi;

– кулланылган материалларның (булган очракта) – текст, музыка, видео, иллюстрация һ.б. авторларын титрларда күрсәтү;

– китапнамәнең башка конкурсларда катнашмавы һәм интернет челтәреннән алынмавы.

3) Бәйгедә катнашу авторның яки авторларның эшен интернет-ресурсларда урнаштыруга ризалык булып кабул ителә.

4) Бәйгедә катнашу өчен китапнамәләр гариза белән Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиянең электрон әрҗәсенә kzlar_[email protected] адресына һәм почта аша CD яки DVD дискта гимназия адресына җибәрелә.

4.7. Фәнни-иҗади эшләр кәгазь вариантсыз каралмый!

V. Конференция эшләрен бәяләүгә таләпләр

​ билгеләнгән теманы яктырту;

​ эшкә иҗади якын килү;

​ фәнни-иҗади эшнең укучы яшенә туры килүе;

​ заманча компьютер технологияләрен куллану;

​ югары дәрәҗәдәге осталык, яңалык, кызыклы идеяләр һ.б.;

​ башка конференциядә кулланылмавы.

VI. Конференцияне үткәрү вакыты

6.1. Конференциядә катнашу өчен гаризалар һәм эшләр 2018 елның 15 гыйнварыннан 2018 елның 16 февралена кадәр кабул ителә.

6.2. Конференция номинацияләрендә катнашучылар фәнни һәм иҗади эшләрен тиешле гариза (Кушымта 1-3) һәм «Туфан Миңнуллин исемендәге V республика конференциясенә» дигән язу белән Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиянең электрон әрҗәсенәkzlar_[email protected] һәм почта буенча: 420034, ТР, Казан шәһәре, Мәскәү районы, Декабристлар урамы, 89А адресына эшләрнең кәгазь вариантын җибәрә.

6.3. Конференциянең журналистика, фәнни эшләр, китапнамә номинацияләре 2 этапта үтә.

6.4. 1 этап – сайлап алу этабында жюри Конференциягә җибәрелгән фәнни һәм иҗади эшләрне карый һәм иң яхшыларын секцияләрдә чыгыш ясау өчен тәкъдим итә.

6.5. Жюри эше (2018 елның 19 февраленнан – 2018 елның 12 мартына кадәр):

​ Жюри Конференция номинантларын һәм лауреатларын билгели;

​  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Оештыру комитеты, Конференция дипломантларына Конференциядә катнашу өчен, чакыру хаты җибәрә.

6.6. Оештыру комитеты Конференция рекламасын Татарстан Республикасы

мәгълүмат чараларына, интернет порталларына бирергә хокуклы.

VIIНәтиҗә чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү

7.1. Журналистика, фәнни эшләр язу, китапнамәләр төзү буенча Конференция нәтиҗәләре 2018 елның 12 мартында билгеле була. Конференция секцияләрендә чыгыш ясаучы укучылар, укытучылар һәм китапханәчеләр исемлеге Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиянең сайтында һәм Бөтендөнья татар конгрессы сайтында www.tatar-congress.org 14 мартта урнаштырыла.

7.2. Драматургия номинациясендә катнашучылар барысы да Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназиянең Актлар залында жюри алдында чыгыш ясый.

Бәйгене уздыру вакыты: 26 мартта – Казан мәктәпләре чыгышы, 27 мартта – республика мәктәпләре чыгышы.

7.3. Журналистика, фәнни эшләр язу, китапнамәләр (буктрейлерлар) төзү буенча секцияләрнең эше 2018 елның 27 мартында – Халыкара театр көнендә Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 89 А) уза.

7.4. Конференция аерым номинацияләрдә һәр яшь төркеме буенча иң яхшы

фәнни һәм иҗади эш авторларын дипломнар белән билгели (1, 2, 3 урыннар). Катнашучыларга шаһәдәтнамәләр электрон формада җибәрелә.

VIII. Өстәмә мәгълүмат

Элемтә өчен:

8927-430-81-05 Вәлиева Мәйсәрә Насртдин кызы

8917-915-57-88 Газизуллина Рәмилә Гамил кызы

e-mail: kzlar_[email protected]

 

Туфан Миңнуллин исемендәге

укытучыларның һәм укучыларның

V республика конференциясе Нигезләмәсенә

Кушымта 1

Туфан Миңнуллин исемендәге
укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясенең

«Драматургия. Сәхнәләштерү» номинациясендә катнашу өчен

Гариза

Белем бирү оешма-сының тулы исеме

Әсәрнең исеме, авторы

Катнашучылар исемлеге

Җитәкче-

нең Ф.И.О;

телефоны,

электрон адресы

Декорация, музыкаль бизәлеш турында мәгълүмат

Ф.И.О.

Уйнаган

роле

Туган вакыты, тулы яше, сыйныфы

Сәхнәләштерелгән өзеккә бәяләмә (аннотация)

« » 2018 ел.

Искәрмә: Гаризалар тәкъдим ителгән үрнәк буенча гына кабул ителә.

Туфан Миңнуллин исемендәге

укытучыларның һәм укучыларның

V республика конференциясе Нигезләмәсенә

Кушымта 2

Туфан Миңнуллин исемендәге
укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясендә катнашу өчен

Гариза

Ф.И.О., авторның туган вакыты, тулы яше, сыйныфы

Автор укыган белем бирү оешмасының тулы исеме

Фәнни яки иҗади номинациясе, эшнең исеме, күләме

Авторның

почта

буенча тулы

адресы,

электрон

адресы,

телефоны

Җитәкченең Ф.И.О.;

предметы,

телефоны,

электрон адресы

Фәнни яки иҗади эшкә бәяләмә (аннотация)

«____» ___________ 2018 ел.

Искәрмә: Гаризалар тәкъдим ителгән үрнәк буенча гына кабул ителә.

Туфан Миңнуллин исемендәге

укытучыларның һәм укучыларның

V республика конференциясе Нигезләмәсенә

Кушымта 3

Туфан Миңнуллин исемендәге
укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясенең

«Утырып уйлар уйладым» номинациясендә

(укытучылар һәм китапханәчеләр секциясе)

катнашу өчен

Гариза

Ф.И.О., автор(лар)ның туган вакыты,

тулы яше

Автор(лар)ның

эш урыны, вазыйфасы

Китапнамәнең (буктрейлерның)

исеме, күләме

Автор(лар)ның

почта

буенча тулы

адресы,

электрон

адресы,

телефоны

Оешма директорының Ф.И.О.;

телефоны,

электрон адресы

Фәнни-иҗади эшкә бәяләмә (аннотация)

«_____» __________ 2018 ел.

Искәрмә: Гаризалар тәкъдим ителгән үрнәк буенча гына кабул ителә.

Кушымта 4 – Приложение

Согласие на обработку персональных данных

Я, __________________________________________________________________________,

(ФИО родителя или законного представителя)

паспорт _____ ____________, выдан_______________________________________________

(серия, номер) (когда, кем)

_______________ ___________________________________________________________________

(в случае опекунства / попечительства указать реквизиты документа, на основании которого осуществляется опека или попечительство)

___________________________________________________________________________________

(адрес)

даю согласие на обработку персональных данных моего ребенка

___________________________________________________________________________________

(фамилия, имя, отчество ребенка)

паспорт _____ _____________, выдан __________________________________________________

(серия, номер) (когда, кем)

___________________________________________________________________________________

___________________________________________________________________________________

(адрес)

оператору Министерства образования и науки Республики Татарстан для участия в конференции.

Перечень персональных данных, на обработку которых дается согласие: фамилия, имя, отчество, школа, класс, домашний адрес, дата рождения, телефон, адрес электронной почты, результаты участия в заключительном этапе конференции.

Оператор имеет право на сбор, систематизацию, накопление, хранение, уточнение, использование, передачу персональных данных третьим лицам – образовательным организациям, органам управления образованием районов (городов), Министерству образования и науки РТ, Министерству образования РФ, иным юридическим и физическим лицам, отвечающим за организацию и проведение различных этапов конференции, обезличивание, блокирование, уничтожение персональных данных.

Данным заявлением разрешаю считать общедоступными, в том числе выставлять в сети Интернет, следующие персональные данные моего ребенка: фамилия, имя, класс, школа, результат заключительного этапа конференции, а также публикацию в открытом доступе сканированной копии работы.

Обработка персональных данных осуществляется в соответствии с нормами Федерального закона Российской Федерации от 27 июля 2006 года № 152-ФЗ «О персональных данных».

Данное Согласие вступает в силу со дня его подписания и действует в течение 3-х лет.

____________________ ____________________

(личная подпись) (дата)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*