tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Миңнуллинның искә алу кичәсе уздырылачак
Туфан Миңнуллинның искә алу кичәсе уздырылачак

Туфан Миңнуллинның искә алу кичәсе уздырылачак

11 октябрьдә 18:00 сәгатьтә Камал театрының зур сәхнәсендә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган иҗат кичәсе була. Әлеге кичә данлыклы татар драматургының тууына 80 ел тулуга багышланган юбилей чаралары кысаларында үтә.

Камал театры сәхнәсендә Т.Миңнуллин пьесалары буенча егермедән артык спектакль куелган. Алар арасында: «Әлдермештән Әлмәндәр», «Әниләр һәм бәбиләр», «Гөргөри кияүләре», «Мулла» һәм башкалар. Искә алу кичәсендә тамашачылар тагын бер кат әлеге спектакльләрдән геройларны күрү бәхетенә ирешәчәк.

Махсус кичә өчен Камал театры хезмәткәрләре, иҗатчының туган авылына барып, авылдашлары, классташлары белән интервьюлар эшләде. Бу видеоязмалар беренче мәртәбә 11 октябрьдә тәкъдим ителә.

Искә алу кичәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова (Миңнуллина), Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, драматургның кызы Әлфия Юнысова һәм, шулай ук, дәүләт эшлеклеләре, язучылар, театр әһелләре Туфан Миңнуллинга бәйле истәлекләре белән бүлешәчәк.

Татарстанның халык артистлары Зөлфирә Зарипова һәм Фирая Әкбәрова башкаруында Туфан Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрдән җырлар яңгыраячак. Шулай ук, кичәдә керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор һәм “Казан” бию ансамбле чыгыш ясаячак.

Искәртеп үтәбез, 5-11 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия һәм К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрларында Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган театраль декада үтә. Татарстан, Башкортостан, Мари Эль республикаларыннан килгән театрлар данлыклы татар драматургы пьесалары буенча куелган спектакльләр тәкъдим итәләр.

Камал театры сайты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*