tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел (25.08.1935 – 2.05.2012)
Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел (25.08.1935 – 2.05.2012)

Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел (25.08.1935 – 2.05.2012)

Бүген күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, М.Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, татар драматургиясен, татар театрын ССРБ халыклары дәрәҗәсенә күтәргән классик драматург Туфан Габдулла улы Миңнуллинның тууына 80 ел (25.08.1935 – 2.05.2012).

Туфан Миңнуллин әдәбиятка 1960 еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Аның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә укыган елларына туры килә.

Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый. 1962 елны Туфанның «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәле комедиясе — Минзәлә драма театрында, балалар өчен язылган «Азат» исемле пьеса-әкияте Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. 1967-1969 елларда Татарстанның Әлмәт дәүләт театрында — «Күрше кызы», Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында — «Миләүшәнең туган көне», ә Татарстан республика Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куела. Шул вакытларда Туфан Миңнуллин әдәби тәнкыйтьтә өлгергән драматург буларак телгә алына башлый.

1970-1983 еллар арасында Туфан Миңнуллинның Татар академия театры сәхнәсендә тугыз пьесасының «Диләфрүзгә дүрт кияү» (1972), «Ир-егетләр» (1971), «Канкай угылы Бәхтияр» (1974), «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976), «Дуслар җыелган җирдә» (1977); «Адәм баласына ял кирәк» (1979); «Моңлы бер җыр» (1981); «Монда тудык, монда үстек» (1982); «Әниләр һәм бәбиләр» (1983); Әлмәт дәүләт драма театрында — дүрт («Диләфрүзгә дүрт кияү» (1971); «Ай булмаса, йолдыз бар» (1977); «Яшьлегем — җүләрлегем» (1978); «Бәйләнчек» (1982)); Татар дәүләт драма һәм комедия театрында — биш («Үзебез сайлаган язмыш» (1973); «Уйланыр чак» (1973); «Китәр юлың еракмы?» (1975); «Ак тәүбә, кара тәүбә» (1976); «Кырларым-тугайларым» (1978))  премьерасы була.

Туфан Миңнуллин — пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларының берсе. Аның сәхнә әсәрләре Башкортстан театрларында («Диләфрүзгә дүрт кияү», «Үзебез сайлаган язмыш», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Кырларым-тугайларым» һ. б.), Үзбәкстанның Мөкыйми исемендәге дәүләт музыкаль театрында («Диләфрүзгә дүрт кияү») һәм Хәмзә исемендәге Үзбәк дәүләт академия театрында («Әлдермештән Әлмәндәр») зур уңыш белән барды. «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе шулай ук Шкетан исемендәге Мари дәүләт, Басарганов исемендәге Калмык дәүләт драма, Мурманск, Новокузнецк, Әстерхан, Горький, Мичурин һ. б. шәһәрләрнең рус драма театрлары сәхнәләрендә куелды; «Ай булмаса, йолдыз бар» драматик хикәясе Дагыстанда С.Стальский исемендәге Лезгин һәм Ә.Капиев исемендәге Лак дәүләт драма театрларында сәхнәләштерелде.

Туфан Миңнуллин 2012 елның 2 маенда Казан хастаханәсендә якты дөнья белән хушлаша. Аны соңгы юлга озату мәрасиме 3 май көнне Камал театрында уза. Әдип Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*