tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган көнегез белән, Рөстәм Нургалиевич!
Туган көнегез белән, Рөстәм Нургалиевич!

Туган көнегез белән, Рөстәм Нургалиевич!

Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Нургали улы Миңнехановка

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Әлеге бәйрәмегез уңаеннан бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез Сезгә саулык-сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы һәм эшегездә зур уңышлар тели. Татарстан ул – югары күрсәткечләре, киләчәккә максат-хыяллары, акыллы җитәкчесе булган көчле республика. Шуңа күрә милләттәшләребез кайда гына яшәсә дә, һәрвакыт Татарстаныбызга йөз тоталар.

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, бүгенге көндә Сезнең тарафтан һәм Татарстан хөкүмәте тарафыннан Россия регионнарында, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә төрледән-төрле ярдәм күрсәтелә. Телебезне, динебезне, мәдәниятебезне саклауга керткән өлешегез бихисап зур. Әлеге изге эшләрегез өчен Сезнең алдыгызда баш иябез. Туган көнегез шатлык-куанычларга, кадерле мизгелләргә бай булсын. Бәйрәмегез белән Сезне!

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*