tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган тел елы кысаларында Пәйгамбәребезнең тормыш юлы турында татарча китап чыкты
Туган тел елы кысаларында Пәйгамбәребезнең тормыш юлы турында татарча китап чыкты

Туган тел елы кысаларында Пәйгамбәребезнең тормыш юлы турында татарча китап чыкты

Казанда “Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм” дип исемләнгән китап чыкты. Аның авторы – күренекле татар мөселман әһеле , Казанның “Миргазиян” мәчетенең имам-хатыйбы Габдеррауф хәзрәт Зәбиров.

Китап татар телендә Мөхәммәд ﷺ гомеренең Мәккә чоры турында сөйли: тууы, балачагы, үсмерлек һәм яшьлек еллары, Мәдинәгә күченгәнче пәйгамбәрлек вазифазы турында бәян итә.

Китап башлангыч, урта һәм югары белем алу йортларында уку әсбабы буларак тәкъдим ителә, басма белән киң катлам укучылар да файдалана ала.

Китапны әзерләгәндә автор Пәйгамбәребез ﷺ нең тормыш юлын тасвирлаган төрле чыганаклар кулланган, зур әзерлек һәм нәшер итү процессы аша узган. Габдеррәүф хәзрәт әйтүе буенча, бүгенге көнгә кадәр татар телендә бары биш Пәйгамбәребез ﷺ нең тормыш юлын тасвирлаган китап чыккан булган, аларның дүртесе Казанда инкыйлабка кадәр чыккан, берсе – постсовет чорында. Арасында: “Хәяте Мөхәммәд” (Казан, 1911, авторы Закир Кадыйри (1878-1954)); «Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» (авторы Ризаэтдин Фәхретдин (1859-1936), 1909 елда Казанда “Вакыт” гәҗите типографиясендә чыккан), «Хәзрәти Мөхәммәд» (1914 елда чыккан, авторы Сөнгатулла Бикбулат (1886-1955)), “Аср сәгадәт” (Казан, 1909 ел, авторы Шахар Шәрәф), «Пәйгамбәребез Мөхәммәд» (Казан, 1999 ел, авторы Фәрит Зәкизянович Яхин). Гыйлемле булу сәбәпле, халкыбызга гарәп һәм фарсы телләрендә язылган китаплар да аңлаешлы булган. Пәйгамбәребез  ﷺнең тормышыннан кайбер вакыйгаларны искә алган ислам җыентыклары да чыккан, мәсәлән, Каюм Насыйриның “Мәҗмәгыль әхбар. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам тормышы”, дип аңлатып китте хәзрәт. Хәзер исә Казанда исәп буенча алтынчы шундый китап дөнья күрде. Бу басма ТАССРның барлыкка килүенә 100-еллыгына багышланып һәм Диния Нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында нәшер ителде.

Искә төшереп узыйк, быел гыйнвар аенда узган Диния нәзарәтенең Пленумында 2020 елны Татарстан Республикасында Туган тел елы итеп игълан итәргә бердәм тавыш бирелде. Шулай итеп, мөфтиятнең һәм аның кул астындагы оешмаларының эшчәнлеге агымдагы елда  мәчетләрдә татар мохиты үсешенә, татар телен өйрәтүгә, татар дини мирасын популярлаштыру, милләтне саклап калу һәм ватандашларыбыз арасында милли үзаң үстерүгә карап корылган.

Татарстан Республикасы Президенты 2019 елның 25 сентябрендә чыккан № УП-572  Указы белән Татар автоном Совет Социалистик Республикасының оешуына 100 ел тулуга багышлап, республикабызның барлыкка килү тарихы һәм күтәрелешенә киң катлам җәмәгатьнең игътибарын җәлеп итеп, 2020 ел Татарстан Республикасында ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*