tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган тел: кичә, бүген, иртәгә”
“Туган тел: кичә, бүген, иртәгә”

“Туган тел: кичә, бүген, иртәгә”

М. Акмулла исемендәге БДПУның концерт залында үткән бу чарада республика Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары вәкилләре, шәһәр һәм район хакимияте башлыгы урынбасарлары, шәһәр һәм районнардагы урындагы автономия җитәкчеләре катнашты.

Утырышта татар халкының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, милләтара татулыкны ныгыту мәсьәләләре тикшерелде.Чараны милли-мәдәни автономия рәисе Римма Үтәшева ачты һәм алып барды.– Без өченче тапкыр шундый утырыш үткәрәбез. Бүген мөһим тема – туган телне укыту мәсьәләсе буенча фикер алышу өчен җыелдык, – диде Римма Әмир кызы. – Русия Президенты Владимир Путинның туган телләрне ирекле укыту турындагы чыгышыннан соң бик күп сораулар, бәхәсләр булды. Башкортстанда дәүләт телләрен ирекле өйрәнү өчен тиешле шартлар тудыру, башкорт телен һәм республика халыклары телләрен өйрәнү системасының нәтиҗә­лелеген һәм мөмкинлеген тәэмин итү максатында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов махсус указга кул куйды. Русия Дәүләт думасы туган телне ата-аналарның теләге буенча базис программасында укыту турында закон кабул итте. Республикаларда төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Бу халыклар Русияне тәшкил итә. Федераль законда, туган телләрне өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудырылырга тиеш, диелгән. Һәр милләт өчен үз туган теле кадерле.

– 10-11 июльдә Казанда татар теле һәм әдәбияты укыту­чыларының илкүләм съезды узды. Бу җыелыш махсус рәвештә Русия Дәүләт думасының туган телләр турында законны икенче укуда карар алдыннан үткәрелде. Чөнки фикер алышу нәтиҗәләрен съезд карарына кертеп, Думага җиткерергә теләгән идек, – диде М. Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов. – Бу съездда республикадан укытучылар, галимнәрдән һәм Мәгариф министрлыгының җаваплы хезмәткәрләреннән торган мәртә­бәле делегация катнашты. Җыелыш бик нәтиҗәле узды. Башкортстан делегациясе исеменнән мин чыгыш ясадым.

Чыгышымда Русия төбәк­ләрендә татар теле һәм әдәбияты кафедралары тарихы, аларның язмышы, киләчәге турында фикер­ләремне җиткердем. Республикада татар телен һәм туган телләрне укыту торышына да анализ ясадым. Чынлап та, Русиянең күп кенә югары уку йортларында татар теле һәм әдәбияты кафедралары ябылган чорда, Татарстаннан кала, безнең республикада өч вузда кафедраларны саклап кала алдык. Бу, беренчедән, республика җитәк­челегенең ихтыяры булса, икен­чедән, шул кафедрада эшләү­челәрнең, югары уку йорты җитәк­челәренең тырышлыгы нәти­җәсе. Без үзебезнең югары уку йортларындагы потенциалны, ире­шелгән казанышларыбызны саклап калдык. Аларны тагын да үстерергә тиешбез, җиң сызганып эшләргә кирәк.3 августта Русия Президенты Владимир Путин “Мәгариф турында законга үзгәрешләр кертү турында” (“Туган телләрне укыту турында”) дигән законга кул куйды. “Без туган телләрне укытуны нинди юнәлештә алып барырга тиеш?” дигән сорау туа. Бу закон нигезендә без туган тел һәм әдәбиятны укытуны ата-аналарның ихтыярыннан чыгып башкарырга тиешбез. Бу законның хокукый мөмкинлек­ләре дә күп. Безгә алардан файдаланып, республика мәктәп­ләрендә туган телне укытырга кирәк.Мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге баш белгече Гүзәл Закирова сүзләренә караганда, Башкортстан мәк­тәпләрендә 6 телдә укытыла һәм 14 туган тел өйрәнелә. Республиканың 48 районында татар теле өйрәнелә, 3970 бала туган телен өйрәнә. 13 шәһәр һәм районда татар телендә укыту оештырылган, 1 сентябрьгә 3115 бала туган телдә укый. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның махсус указы нигезендә дәүләт һәм туган телләрне үстерү өчен грантлар булдырылган.

Татар теле буенча республика олимпиадасында йөздән артык укучы катнаша. Анда җиңү­челәр төбәкара һәм халыкара ярышларда көч сынаша. Быел татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада катнашкан 4 укучы призлы урыннар яулаган, 1се җиңүче булып танылган. Баш­кортстанның иң яхшы татар теле укытучысы конкурсында 14 педагог катнашкан. Стәр­летамак шәһәренең 20нче мәктәбе укытучысы Рима Галиева җиңгән. Илеш районының Базытамак урта мәктәбе укытучысы Илмера Ахунова Казан шәһәрендә зур җиңү яулаган — туган тел укытучы­ларының “Туган тел” Бөтенрусия осталык дәресләре конкурсында беренче урынга лаек булган. Бу республика педагог­ла­рының югары һөнәри әзерлекле булуын күрсәтә.Чарада Мәдәният министрлыгы вәкиле Ирек Имәнгалин, Чишмә районы хакимиятенең мәгариф бүлеге мөдире Сөләйман Ва­һапов, Бәләбәй татар гимназиясе директоры Дамир Хәбибрахманов чыгыш ясадылар.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН,
kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*