tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган тел” проекты чит илләр белән уннан артык онлайн-конференция оештырган
“Туган тел” проекты чит илләр белән уннан артык онлайн-конференция оештырган

“Туган тел” проекты чит илләр белән уннан артык онлайн-конференция оештырган

“Анталия татар шимбә мәктәбе” “Туган тел” проекты нигезендә уннан артык онлайн-конференция оештырган, анда ярты меңнән артык кеше катнашкан. Проектның эшчәнлеге турында “Анталия татарлары” татар оешмасы җитәкчесе Оксана Назарова “Туган тел” проектына багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Балаларга татар теле дәресләре генә җитми. Нигә әле музейларны, мәдәни байлыкны, курчак театрларын күрсәтмәскә? Моны оештыру өчен 10-15 минут вакыт кирәк. Шулай итеп балалар өчен музейларга онлайн экскурсия ясый башладык”, – диде Оксана Назарова.

Беренче онлайн-конференция ТР Милли музееннан оештырылган.

“Туган тел” проекты максаты акча эшләү түгел, татар телен тарату. Проект Галиәсгар Камал театры белән берлектә эшләнә. “Акча өчен эшлим, акчасыз эшләмим дип утыру – наданлык”, – диде Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов.

Илфир Якупов “Татар-информ” оештырган онлайн-конференцияләрне дә искә төшерде. Камал театры спектакльләренең онлайн-конференцияләрен 30 меңнән артык кеше караган. Әйтик, соңгы “Җанкисәккәем” спектаклен АКШ, Ирландия, Азәрбәйҗан, Төркия, Голландиядә караучылар булган. “Киләчәктә бу саннар артыр дип уйлыйбыз”, – диде Илфир Якупов.

Айгөл Шәйхлисламова

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*