tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Туган тел» татар җырын яшь башкаручылар бәйгесенең җиңүчеләре катнашында гала-концертка рәхим итегез
«Туган тел» татар җырын яшь башкаручылар бәйгесенең җиңүчеләре катнашында  гала-концертка рәхим итегез

«Туган тел» татар җырын яшь башкаручылар бәйгесенең җиңүчеләре катнашында гала-концертка рәхим итегез

Агымдагы елның 3 апрель көнендә  К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында   Башкортстан Республикасы «Туган тел» татар җырын яшь башкаручылар бәйгесенең төрле елларда җиңүчеләре катнашында  гала-концерт узачак. Концерт 3 апрель көнне 19:00 сәгатьтә башлана.

«Туган тел» татар җырын яшь башкаручылар бәйгесе 1995 елдан уздырылып килә. 2011 елга кадәр конкурс Уфа шәһәрендә оештырылды, ә инде 2011 елдан башлап конкурс ике елга бер тапкыр Дүртөйле районында уза. Төрле елларда бәйгенең жюрилары булып Россия Федерациясенең атказанган артисты Идрис Газиев, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, композитор Алик Локманов, танылган җырчылар Нәзифә Кадыйрова, Марат Шәрипов, Дамирә Сәетова, Рәсим Низамов, Айрат Халиков,  хореограф Наталья Кондакова, аккомпаниатор-концертмейстер Гали Алтынбаев һ.б. булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*