enrutat
Баш бит / Туган тел язмышы кем кулында?
Туган тел язмышы кем кулында?

Туган тел язмышы кем кулында?

Җыр-биюле туган тел кичәсе

21 февраль – Халыкара туган тел көне үтеп китте. Ягъни бөтен дөнья күләмендә, бигрәк тә БМО  һәм ЮНЕСКО эшчәнлегендә катнашучы барлык дәүләтләрдә дә бу көнне туган тел язмышына бәйле чаралар үтә.  Халыкара туган тел көне уңаеннан Татарстан халыклары дуслыгы йортында матур һәм эчтәлекле кичә оештырылды. Республикада яшәүче төрли милләт вәкилләре үз туган телләрендә сөйләделәр, җырладылар. Милли фольклор төркемнәре дә телләр бәйрәмендә илһамланып чыгыш ясадылар.

Аерым алганда, «Кудерушки» славян халык иҗаты ансамбле, керәшеннәрнең «Айбагыр», чувашларның «Салам», мариларның «Лай мардеж» төркемнәре һәм «Сакартвело» грузин бию коллективы сокланырлык итеп  үз талантларын күрсәттеләр.  Әрмән егете Аршак Алтунян, үзбәк халкы вәкиле  Сардобек Атаниязов үз туган телләрендә дә, татарча да җырладылар, Рәфинә Ганиуллина, Булат Хисмәтов,  Фәнилә Хабирова, Наиль Сагдиев  һәм Олег Мачин  һәм башкалар сәхнә тоттылар. Шуңа өстәп М.Җәлил бүләге лауреаты, таланты белән киң танылган җырчы Филүс Каһиров шушы мөһим чарада чыгыш ясавы кичәнең милләтара, халыкара дәрәҗәдә  үтүен күрсәтә.

Филүс Каһиров  белән сәхнәгә чыгучы «MiraS» ансамбленең рәсми танылу йоласының  туган тел бәйрәме кысаларында үтүе үзе бер ямьле күренеш буларак истә калды. Димәк тел, милләт темалары иҗади эзләнүләр көзгесендә чагыла, ә тормыш һаман алга бара, телне саклау эзләнүләр аша дәвам итә.

Бу нинди бәйрәм соң?

Бәлки Халыкара туган тел көнен башкалар да искә алгандыр. Ләкин Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ир-атларны котлау мәшәкатьләре әлеге лингвистик  вакыйганы  узып китте, хәтта оныттырды дияргә булы. Казанда халыклар дуслыгы йортыннан гайре бер генә урында да  бу көнне туган тел турында сүз куертмадылар бугай.  Ни дисәң дә халыкара дәрәҗәдәге тантаналар, Берләшкән милләтләр оешмасы, ЮНЕСКО  йолалары безнең гадәти тормыштан шактый ерак. Казан кайда да, БМО, Пакистан һәм Бангладеш кайда? Халыкара туган тел көненең барлыгын  бер генә тапкыр тар даирәдә искә алу да бик җиткән дип санарга мөмкин. Һәм бу табигыйдыр мөгаен. Чөнки бу очракта туган телләр көне милли телләрнең юкка чыгу куркынычын хәтергә төшерергә, сискәндерергә тиештер мөгаен. Бәйрәм дә түгел, ә хокук яклаучыларның истәлекле, календарь вакыйгасы.

Бу истәлекле календарь вакыйгасы  кайчан, кайда килеп чыккан соң? Милли телләр  һәр халыкның  рухи мирасын, җанын саклаучы бик үтемле, көчле  әсбап булып тора. Халыкара туган тел көнен (International Mother Language Day) 21 февральдә үткәрү карарын ЮНЕСКО ның Генераль ассамблеясе 1999 елның 17 ноябрендә кабул иткән. Максаты – дөньяда телләр һәм милләтләр төрлелелен саклауга ярдәм итү.

21 нче февраль көне дә очраклы дата түгел. 1952 нче елда нәкъ шул көнне көнчыгыш Пакистанда студентлары, хәзерге Бангладеш дәүләте башкаласы Дакка шәһәрендә бенгаль теленең дә рәсми тел итеп танылуын таләп итеп, демонстрациягә чыкканнар. Аларга каршы корал кулланылган. Берничә яшь кеше полиция пуляларыннан һәлак булган. Бу илдә бары тик  урду теленең генә дәүләт теле итеп игълан ителүе ул вакыттагы Пакистанда  каршылык акцияләре  китереп чыгарган. Гомумән сәяси каршылыклар, милли тигезлеккә һәм гаделлеккә омтылыш  1971 нче елда Бангладеш дәүләтенең Пакистаннан аерылып чыгуына китергән.

Менә шундый катлаулы шартларда Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Асамблеясе  үзенең Α/ RES/56/262 санлы резлюциясе белән 21 февральне Халыкара туган тел көне итеп белдергән һәм  дөнья илләренә туган телләрне сакларга өндәп мөрәҗәгать иткән.

Димәк газиз туган тел язмышы менә шундый катлаулы һәм хәтта кайвакыт канлы вакыйгалар да китереп чыгарырга мөмкин. Украинада, Балтия илләрендә рус теленең статусы һәм кулланышы да киеренкелек тудыра.

Габдулла Тукайның “И туган тел, и матур тел…”дигән шигыре дөньякүләм сәяси һәм хокуки проблеманы чагылдыра икән бит!  Чынлыкта яшь буынның күп өлеше  дөньяда күп нәрсене ата-баба телендә түгел, башка телләр аша белә, шунлыктан табигый туган тел аның өчен бөтенләй ят мохит булып күренә башлый. Димәк ата-бабалар да, әнкәңнең бишек җырлары да, әбиеңнең  әкиятләре дә чит-ят була башлый. Газиз оныклары белән бер телдә аңлаша алмаган милләттәшләребез торган саен арта бара. Бу бит чын фаҗига!

Тел белән шаярырга, халыкның, милләте, күңеле белән  уйнарга ярамый. Болай да геосәясәт, икътисад, дин мәсьәләләре илләр һәм халыклар арасында фаҗигалы хәлләр тудырган заманда, тел проблемасы тагы да катлаулы, четрекле хәлгә килә. Глобализация тегермәне каты тарта, хәзер дөньяда 6 мең, Россиядә 136  телгә юкка чыгу куркынычы яный. Татарстан, Башкортостан кебек зур, көчле республикалар милли мәгариф, матбугат эшчәнлегенә ярдәм күрсәтәләр, Россиянең башка төбәкләре Казан, Уфа гамәлләренә игътибар белән карап торалар. Кайвакыт федераль мәгариф “вертикале” төбәкләрдәге милли мәгарифне йолкып-утап ташларга, чикләргә  тырышса да, аллага шөкер, һаман яшибез, алга барырга омтылабыз.

Димәк 21 феврал гади бәйрәм генә түгел, ул фаҗигалы үткәннәр, катлаулы киләчәк белән бәйле ярымсәяси дата булып тора.

Бу дата —  хокук яклаучылар, сәясәт һәм идеология бәхәсләре белән бәйле көн. Татарстанда туган тел көне Г.Тукайның туган көнендә – 25 апрельдә матур мәдәни чаралар оештырылып, зур мәгърифәт бәйрәме итеп үткәрелә, Халыкара  туган тел көне каршылыкларны булдырмау өчен оештырыла икән. Димәк тел мәсьәләсенең никадәр мөһим һәм катлаулы икәнлеген өйрәнергә, аңларга сәбәп бар.

Ә бездә хәлләр ничек?

Татарларның милли дәүләте югалып,  биш гасыр үткәч тә  татар теленең кулланышта булуы, мәгарифе, матбугаты,  фәнни һәм мәдәни мохите  яшәве халкыбызның авыр сынауларны үтеп, XXI гасырның яшәү агымын үзләштерүен күрсәтә.   Ләкин хәл шактый җитди. Радио, телевидение, интернет һәм глобаль яшәү рәвеше, илдә барган процесслар милли телләрне тегермәндә тарта.

Яшь буынның массакүләм мәдәният диңгезенә чумуы күзгә ташлана. Соңгы 25 елда милли үсештә алга китү күренеп торса да, хәзер яңа вәзгыят туды.

Мәгариф, мәдәният инфраструктурасы бермә-бер көчәйде.

Иҗтимагый тормышта, бигрәк тә мәгариф системасында милли телне куллану, өйрәнү катлаулана бара.

Татар мәктәпләреннең, классларының кимүе, телне бары тик татар теле дәресендә өйрәнүгә калдыру омтылышлары, бердәм дәүләт имтиханының рус телендә генә булуы, рәсми чараларда күбрәк бер телдә генә сөйләшү, гомумән яшьләргә хас манкортлык чире өчен кем җаваплы соң? Гади генә сорау түгел бу.

Чигенешләр булса, тәраккыятне, алга китешне, яңа мөмкинлекләрне дә искә алмау мөмкин түгел. Китаплар, вакытлы матбугат, радио, телевидение тапшырулары, хәтта милли кино яралуы, уку йортлары, театрлар, эстрада концертлары хәзерге кебек кайнап-шаулап торган мондый чаклар кайчан булганы бар?

Җитешсезлекләргә битараф караучылар, милли гамәлләрдән читләшүчеләр кемнәр соң алар? Күбрәк үзебез түгелмени? Дәүләт эшләрен алып баручыларның, шул ук түрәләрнен үзебезнең гаиләләрдә туып үскән егетләр һәм кызлар  икәнлеге сер түгел бит. Аларның шактый өлеше милли исем-фамилия йөртүче, татар чырайлы, әмма телебезне һәм мәдәниятне рәтләп белмәүче, милли үзаңнары шактый зәгыйфь затлар. Аларның кайберләре татарга яхшы мөгаләмәсе булган рус зыялыларына караганда  аяюсызрак, милли үсешкә аяк чалучы кардәшләр булып китәргә мөмкин. Шуңа гыйлемле, демократик аңлы  милләттәшләребез туган халкыдызны аңлап аңа хезмәт итсә, бик тансык һәм кадерле була ала алалар.

Күп теллелек – хыял түгел, максат

Чыннан да, телевизор каналлары, интернет, компьютер уеннары дөньяны басып барган хәзерге чорда милли тел һәм мәдәният кулланышы читкәрәк кысрыклана.  Базар икътисады   акча табу, акча тотуны, рекламаны милли кыйммәтләрдән өстенрәк куя. Җитмәсә федераль үзәктән милли телләрны гамәлдән чыгаручы проектлар килеп тора. Телләр тигезлеге,  федерация субъектында телләр өйрәнү турындагы конституцион хокуклар һәм федераль һәм республика кануннары булса да милли телдә укыту, иҗттимагый тормышта  ике дәүләт телен куллану һаман хыял булып кала. Бу максат ераклаша да кебек әле…Ләкин бу мәсьәләдә чигенүгә юл куярга ярамый. Чөнки  бер телле, аерым бер милләткә өстенлек бирүче җәмгыяттә милли яшәеш һәм заманча имин тормыш мөмкин түгел! Иң кимендә ике телле булу, 3-4 телдә иркен сөйләшү, аралашкан милләтләрнең телен, мәдәниятен белү хисабына гына тигезлек, татулыкка ирешү мөмкин. Наданлык һәм милли масаю белән аерылып торучы идарәчеләрнең илне һәм республиканы алга алып барачагына ышанып булмый.

Димәк бездә дә, бигрәк тә Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә, туган тел язмышын хокук яклаучылар ярдәмендә хәл итә торган заманнар килә. Меңләгән укытучылар, галимнәр, чиновниклар, матбугат һәм мәгълүмат түрәләре, мәдәният-сәнгать әһелләре, язучылар  рәнҗетелгән кош кебек күшегеп утырмаска тиеш. Бездә бит 1952 елдагы Бангладештагы  кебек урамга чыгып, көч басымына каршы торасы юк. Кирәкле кануннар кабул ителгән, кайбер проектлар тикшерелү стадиясендә, аларга каршы аргумент китеререлек депутатларыбыз, чиновникалрыбыз бар.

Хәзер шул кануннарны, дәүләт программаларын үтәүче мәгърифәтчеләр һәм халык үзе кирәк. Халык үзе милләттән, телдән бизсә, корсак һәм кием турында гына уйласа, берни эшләп булмый. Бердәм дәүләт имтиханнары бары тик рус  телендә генә бирелү, ике тел белүчеләргә стимуллар җитмәү генә безнең милләтне инкыйразга батыра. Ә бит татарлар алай йомшак холыклы, кыюсыз, ялкау халык түгел. Тукайлар, Исхакыйлар, Әмирханнар, Галимҗан Ибраһимовлар, Җәлилләр, Фатих Кәримнәр, Исәнбәтләр  андый булмаган.  Илам Шакиров, Фәридә Кудашева, Нурихан Фәттах, Сибгат Хаким, Гариф Ахунов,  Мәһдиевләр милләт һәм тел мәсьәләсендә ап-ачык позицияле, хәрәкәтчән булганнар. Ә күпме укытучылар, фидакарь мәгърифәтчеләр бар иде!

Шуңа  күрә алдыбызда  ап-ачык ишекләр барлыгын күрсәтергә туры килә.

Милли оешмалар, мәдәният үзәкләре, рәсми теркәлеп, хакимият белән бергә планнар, проектлар, сметлар төзеп зшләүче аз түгел. Аларга  кем туган телдә сөйләшергә, үз яшьләребезне  милли кыйммәтләргә җәлеп итәргә комачаулый соң?

Татар конгрессы, җирле, төбәк һәм федераль автономияләр, аллага шөкер, исән имин, хәл кадәренчә эшләп яталар. Милләт өчен җаның көйсә,  эчең пошса, үз яшәгән урыныгызда татарлар белән очрашу, туган көн, бәйрәм үткәрү, хәл әхвзл белешү, аралашу-сайрашу мөмкин түгелмени?

Әгәр очрашу, Казанга бару кыенрак булса, татарча яки татарлар турында китап-гәзит яки журнал табу, сатып алу, язылу, телевизор, радио, интернет аша кавышу зур проблема түгел. Әгәр инде син милли мәгълүмат чарасын, мәдәният учагын үзен эшләтергә алынган икәнсең, милләтне туплау, үстерү турында  берни язмыйча,  әйтмичә,  йоклап- мышнап кына җан асрыйсың икән, кемгә үпкәләргә соң?

Моңа кадәр беркайчан да татарлар алдында ишекләрнең болай киң ачылганы юк иде.Милли басмалар, мәктәпләр һәм мәдәният үзәкләре, хәтта күп миллионллы дәүләт программалары, грантлар, мәчет-мәдрәсәләр, фидакарь шәхесләр оештырган сабан туйлары, бәйгеләр, театр-җыр тамашалары, телевизор, радио чыгышлары  гөрләп тора. Барлык мәктәпләрдә дә татар теле рус теле белән бер үк күләмдә укытыла. Сәнгать әсәрләре, милли форумнар, рухи азык, дини китаплар, вәгазьләр тәкьдим ителә. Аларны аңлау, үзләштерү өчен халык, яшьләр кирәк, үзара үзебезчә чөкердәшү лазем.

Әгәр дә каршылык, аңламау галәмәтләре очраса, кайвакыт безгә хокукчы, адвокат булырга, 21 февраль көне турында искә төшерергә туры килә. Милләт хокукын яклап, балаларын милли телдә укытырга тырышучылар, гаиләдә уңышлы тәрбияләүчеләр дә аз түгел. Кайчак безне тиз генә аңламаслар, үз татарларыбыз, түрәләребез белән аяк терәп һәм сабырлык күрсәтеп таләп итәргә дә туры килә. Казанда яшәүче филология фәннәр кандидаты Айсылу Галиева, Чаллы милли хәрәкәт вәкиле Тәлгать  Әхмәдишин  милли сыйныфларны, мәгарифне камилләштерү өчен эзлекле  таләпләр куялар. Алар тавышланмыйлар, ә үз балаларына милли тәрбия, белем бирү өчен кирәкле шартлар тудыру максатында аргументлар, дәлилләр китерәләр. Гади, җиңел эш түгел бу! Ләкин барыбер тамчы ташны тишә!

Бу теманың төрле яклары турында фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне безнең интернет сәхифәсенә, “Дөнья” студиясенә хат юлласагыз, иң кискен проблемаларны уртага салып тикшерер идек. Җитди экспертларны якын арада түгәрәк өстәл артына утыртып сөйләшер идек. Сөйләшүнең  видеоязмасын татарча һәм башка телләрдә ничек әйтелгән шул хәлендә, интернетка куяр идек.  Сезнең фикер-тәкъдимнәрне көтеп калабыз, дуслар!

Римзил Вәлиев,
“Дөнья” видеостудиясенең баш мөхәррире
Хат язу өчен е-mail:  rimzil.valeev@gmail.com

Один комментарий

  1. Милләтебез кеп-кечкенә, дөнья үлчәве буенча арттарак калучы, дөньяның кып-кырыенда, диңгез ярларыннан читтәрәк яши. Урыс милләте белән бик нык үзара бәйләнештә, урыс теленең көчле йогынтысы астында тора. Шуңа күрә телебезнең дә табигый рәвештә үсү, замандаш югары белем, җитди фән, эш куу аланнарында җитди итеп, киң кулланыла башлавы ихтималсыз булып күренә. Татарстанның икътисади уңышлары нык итеп Рәсәй белән бәйләнгән, шуңа күрә урыс теленнән без аерыла алмыйбыз. Үзеннән үзе генә телебез 21 гасырда булмаса 22 гасырда юкка чыгар, нәкъ Исхакый фаразлаганча.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*