tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телдә укыту — педагогиканың нигезе
У каждого класса в школе — своя программа и учебники для изучения татарского языка и литературы.
У каждого класса в школе — своя программа и учебники для изучения татарского языка и литературы.

Туган телдә укыту — педагогиканың нигезе

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары Европа белем бирү стандартларына якын китерелеп эшләнелә, дип белдерде «Мәгариф» ассоциациясе президенты, Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин. Казанда узган ата-аналар конференциясендә ул укытучылар арасында  күп бәхәс уяткан сорауга аңлатма кертте.

Күптән түгел Россиядә яңа ФДББС проекты буенча фикер алышу булды. Стандартларны яңарту буенча укытучылар тарафыннан 10 000 тәкъдим кертелде. Үз фикерен  5 000 эксперт белдерде.  «Белем бирү стандартлары Россиядә һәрвакыт бар иде. Ә инде яңа ФДББС Европа белем бирү компетенцияләренә туры китерелеп булдырылган. Бу кирәк адым иде, чөнки әлеге компетенцияләр, 2005 елда Европа Берлеге тарафыннан кабул ителеп, һәр дәүләткә тәкъдим ителде. Россия дә бу адымнар белән бара. Югары белемне дә, мәктәп белемен дә Европа стандартларына якын итәргә телиләр», — дип аңлатты спикер.

Марат Лотфуллин федераль дәүләт  белем бирү стандартларында туган тел компетенциясенең булмавын әйтте:  «Россия федераль белем бирү стандартларына бер генә үзгәреш кертелгән — туган тел компетенциясе төшерелеп калдырылган. Бөтендөнья законнары нигезендә туган телдә белем алу компетенциясе иң югары компетенция булып санала. Бу нәрсәне аңлата? Туган телдән имтихан тапшырмаган укучыга белеме турында документ бирелми. Бөтен илләрдә туган телләр шулай саклана.  Бу табигый хәл, чөнки белем  — барлык халыкларның тәҗрибәсе. Балаларга белем бирү — шул тәҗрибәне киләсе буынга тапшыру. Ә инде халыклар үз телләрен киләсе буынга тапшырмыйлар икән, ул белемле булып санала алмый».

«Мәгариф» ассоциациясе президенты туган телдә укыту педагогиканың нигезе булырга тиеш, дип саный. Балалар бакчасыннан алып югары уку йортына кадәр туган телдә белем алу һәм фән өлкәсендә туган телдә эшләү өчен мөмкинлекләр тудырыру мөһим.

Айгөл ЮНЫСОВА

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*