tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телгә мәхәббәт балалар бакчасында ныгытыла
Туган телгә мәхәббәт балалар бакчасында ныгытыла

Туган телгә мәхәббәт балалар бакчасында ныгытыла

Ульяновск өлкәсенең татарлар күпләп яши торган Иске Кулаткы районының «Гөлчәчәк» балалар бакчасында «Туган тел»бәйрәме узды. Бу бакчада 2016 нчы елда балалар өчен сабантуй бәйрәме узган иде, анда Татарстан Президенты Р. Миңнеханов та катнашты.

Биредә еллар дәвамында халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен саклау, аларны сабыйларга өйрәтү буенча зур эш алып барыла. Бүгенге бәйрәмгә җирле шагыйрьләр, язучылар да чакырулы. Алар нәниләргә шигырьләрен укыдылар, балачак хатирәләре белән уртаклаштылар.

Бакчаның житәкчесе Татарстанның атказанган укытучысы Лилия Богданова татар халкының бәйрәмнәрен, уен йолаларын үстерү буенча эзлекле эш алып бара. Биредә барлык чаралар да татар телендә уза.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*