tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында ниләр башкарылачак?
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында ниләр башкарылачак?

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында ниләр башкарылачак?

Туган  телне укытуда иң алдынгы алымнарны куллану, тел мохите булдыру, утырыш-киңәшмәләрне ике дәүләт телендә алып бару. Казан шәһәр Думасы сессиясендә киләсе – туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башкарыласы эшләр турында сөйләштеләр. Башкалада ике дәүләт телен бертигез дәрәҗәдә кулланылмавы, моңа игътибар җитмәвен дә таныйлар. Бу нисбәттән ниләр тәкъдим ителә?

Туган телләр турында сөйләшкәндә мэр Илсур Метшин татарчага кучте. Депутат Гүзәл Сәгыйтова чыгышын да татар телендә тыңдалылар. Ул шәһәрдә бүгенгә булган кимчелекләрне атый, эшлисе эшләрне барлый. Саф татарча чыгышлар яңгыраса да, күпчелек утырышларның ике дәүләт телендә бөтенләй алып барылмавы, милли берләшмәләр җитмәвенә дә ишарәли.

Укыту һәм тәрбия бирүдә иң алдынгы алымнарны барлау, укыту системасын камилләштерү, рус мәктәпләрендә татар төркемнәре ачу, телне үзләштерү өчен өстәмә түгәрәкләр булдыру. Тәкъдимнәр күп.Казан урамнарының атамалары, муниципаль шәхси оешмалардагы элмәт такталарның ике телдә язылуын күзәтү, булган хаталарны төзәтү кирәклеге дә әйтелде. Яңа объектларны кулланышка тапшырганда да бу истә тотылырга тиеш.

Бу эшләрне башкарырга теләк тә, финанслар да кирәк. Сессиядә 2021нче елга бюджет пороектын кабул иттеләр.1 нче гыйнвардан ЕНДВ да бетерелә. Бу төр салымны башкалада 17 мең кеше түли. Күбесе шәхси эшмәкәрләр. Алар патент яки салым түләүнең гомуми системасына күчәргә тиеш. Ә шәхси эшмәкәрләр һөнәри эшчәнлектән салымны сайлый ала. Депутатлар бу карар проектын хуплады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*