enrutat
Баш бит / Туган телләрне саклау һәм үстерү зарур
Туган телләрне саклау һәм үстерү зарур

Туган телләрне саклау һәм үстерү зарур

Уфаның Мостай Кәрим исемендәге 158нче гимназиясендә “Милли мәгариф: заман һәм үсеш перспективалары” дип аталган дискуссия мәйданчыгы оештырылды. Педагогларның август киңәшмәсен каршылап оештырылган бу чарада мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова, ведомство белгечләре һәм методистлары, милли гомуми белем бирү оешмалары директорлары, республиканың алдынгы туган тел укытучылары, вузлар, ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

— Милли мәгарифнең булуы — ул республиканың, илнең визит карточкасы, дәүләт сәясәтенең мөһим элементы. Безнең күпмилләтле республикада укыту — алты, ә туган телләрне өйрәнү ундүрт телдә алып барыла. Теләге булган һәркемгә туган телен өйрәнү мөмкинлеге бирелә. Ләкин узган һәм агымдагы ел нәтиҗәләре күрсәтүенчә, туган телләрен өйрәнүчеләрнең саны акрынлап кими. Бу, әлбәттә, негатив күренеш, халык миграциясенең бер факторы. Бүген без янә милли мәгариф өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләр, туган телләрне укытудагы заманча, перспектив технологияләр турында сөйләшергә җыелдык, — диде утырышны ачып, Гөлназ Шәфыйкова.

Август киңәшмәсе алдыннан мондый форматта дискуссия алып бару икенче ел рәттән үтә. Мәгариф министры, узган елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, күп кенә бурычларның үтәлүен, шул исәптән, дәүләт дәрәҗәсендә фонд, грантлар һәм тиздән туган телләрне саклау һәм үстерү буенча программа гамәлгә ашырылачагын ассызыклап үтте. Өч өлештән торучы әлеге программа, туган тел буларак, урыс, башкорт һәм башка туган телләрне үстерүгә юнәлтеләчәк һәм финансланачак.

Әлбәттә, милли мәгариф өлкә­сендә кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләләр дә бар. Бу җәһәттән мәгариф министры, беренче чиратта, туган телләрне укыту буенча концепция, федераль исемлеккә кергән яңа уку әсбаплары, программалар булмавын, аларны заманча күзлектән карап үзгәртергә кирәклеген билгеләп үтте. Икенче төп мәсьәлә — туган телләрне укытуда әдәби телгә генә нигезләнеп, диалектларга аз игътибар бүлү. Гөлназ Радмил кызы бил­геләвенчә, балаларга әдәби һәм диалекталь тел турында мәгълүмат биреп, аларны чагыштырып, аермаларын күрсәтеп өйрәтү күпкә әһәмиятле булачак. Мәгариф министры, шулай ук, балаларга тәкъдим ителүче әдәбият исемлегенә, икенче телгә тәрҗемә ителүче әсәрләргә игътибар итәргә чакырды.

Дискуссиядә катнашучылар, унике өстәл артына бүленеп, “Туган тел: укыту тәҗрибәсе һәм аның методикасын камилләштерү” дигән темага сөйләшү алып барды. Биш раундтан торган дискуссия вакытында рес­публиканың төрле төбәкләреннән килгән педагоглар, әледән-әле урыннарын алыштырып, туган телләрне укы­туга кагылышлы актуаль мәсьә­ләләр хакында киңәш корды, бәхәсләште, уртак фикергә килде. Биредә, шулай ук, яңа проектлар тәкъдим ителде. Республиканың тәҗрибәле туган тел укытучылары осталык дәресләре күрсәтте. Арытаба түгәрәк өстәл артында алдагы уку елында дәүләт һәм туган телләрне өйрәнүне оештыру буенча мәсьәләләр каралды.

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*