enrutat
Баш бит / Туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча депутатларга мөрәҗәгать әзерләнгән
Туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча депутатларга мөрәҗәгать әзерләнгән

Туган телләрне укыту турындагы закон проекты буенча депутатларга мөрәҗәгать әзерләнгән

Милли республикаларны тәкъдим итүче Федерация Советы әгъзаларыннан һәм Дәүләт Думасы депутатларыннан туган телне ата-аналар теләге буенча укытуны күзаллаган закон проектына мөнәсәбәтләрен белдерүне сорыйлар. Ачык мөрәҗәгатьне “Туган телләргә каршы законга – юк!” инициатив төркеме әзерләгән.

“Без Дәүләт Думасы депутатларына һәм милли төбәкләрдән сайлап куелган Федерация Советы әгъзаларына мөрәҗәгать итәбез, чөнки инде берничә атна туган телләргә каршы закон проекты буенча позициягезне күрмибез дә, ишетмибез дә.Сезгә, Россия составындагы милли республикалар вәкилләренә, парламентта илебез халыкларының хокукларын һәм ирекләрен яклау бурычы йөкләнгән, әмма бу вазифагызны җиренә җиткереп үтәмисез дигән фикер туа. Парламент – төрле мәсьәләләр буенча дискуссияләр урыны. Ә бу закон проекты буенча бернинди дискуссия алып барылмавын күрәбез. Дискуссияне сез үзегез башларга тиешсез, әмма күпчелегегез дәшми!..” дигән юллар белән башланган мөрәҗәгать.

Инициатив төркемдә Бөтендөнья татар конгрессының Татар яшьләре форумы да бар, форум исеменнән аның рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов катнаша. “Без 100 кеше, шуларның берсе — Якутиядән депутат, саха телендә укыта торган лицейның директоры, мәгариф системасын яхшы белүче Иван Шамаев. Кавказдан танылган журналист, галим, Кавказ халыклары конгрессының рәистәше Руслан Корбанов. Руслан Айсин, мин, Татарстандагы журналист Марк Шишкин, угор-фин халыклары яшьләр ассоциациясе вице-президенты Артем Малых, Чувашиядән халык рәссамы Виталий Петров һәм башкалар”, — дип белдерде Айрат.

Ул инициатив төркемнең бер ай элек диярлек оешканын искәртте. “Бу закон проекты килеп чыккач, Россия Президентына хат язылды, төрле республикадан төрле халыктан 50 дән артык исеме билгеле кешеләрнең имзалары кертелде. Безнең инициатив төркемдә төрле республика кешеләре бар. Якутия, Чувашия, фин-угор халыклары вәкилләре, руслар, татарлар. Без Президентка мөрәҗәгать юллагач, Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы депутатларына бик күп хатлар яздык. Федерация Советына, федераль Мәгариф министрлыгына, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкка. 1 меңнән артык адресат булды.

Кайберләреннән җаваплар килә. Алар безгә күбесенчә “сезгә актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт” дип язалар. Мондый җаваплар безне һич тә канәгатьләндерми. Безнең хатларда фәнни, хокукый аргументлар бар. Әгәр дә син бу аргументлар белән риза икән, “без риза, сезнең аргументларны файдаланырбыз” дип яз. Риза булмасаң, каршы аргументлар җибәр. Ә “рәхмәт, бездә шундый-шундый законнар бар” дигән отпискалар депутат позициясе түгел. Син депутат икән, сайлаучыларыңның фикерен җиткерергә тиеш”, — дип ассызыклый Айрат Фәйзрахманов.

Ул республикалардагы милли оешмаларның күпчелеге бу закон проекты турында үз фикерен белдергәнен билгеләп үтте. “Безнең конгресс, башкорт корылтае, удмурт оешмасы, Коми, Кавказдан бөтенесе диярлек үз фикерен җиткерде. Республикалардагы актив җәмәгатьчелек бу закон проектына каршы булып чыга. Ә депутатлар үз фикерен белдерми. Татарстаннан булган Дума депутатлары үз фикерен белдерә, әмма шуның белән чикләнә кебек”, — дип саный ул.

Айрат Фәйзрахманов бу закон проектының тиздән Думада мәгариф буенча комитетта каралачагын әйтте. “Анда республикалардан булган депутатлар да катнаша. Бары тик комитет әгъзалары гына үз фикерен белдереп калырга тиеш түгел, башка депутатлар да, бу комитет исеменә үз фикерен белдереп, мөрәҗәгать юлларга тиеш. Депутатлардан булган хатлар да комитет утырышында каралырга тиеш. Әмма безнең мәгълүматлар буенча, әле бер депутат та комитетка мөрәҗәгатен юлламады. Мәсәлән, Илдар Гыйльметдинов гади депутат түгел, бер комитет рәисе, ул үз ризалыгын матбугат чараларында әйтте, әмма аның тарафыннан үз коллегаларына ниндидер бәяләмә булмады. Дума утырышларында бу хакта чыгыш булмады. Шул канәгатьсезлек безне мондый мөрәҗәгать кабул итәргә мәҗбүр итте”, — дип сөйләде ул.

Ул “Туган телләргә каршы законга – юк!” төркемендә төрле халыклардан мөрәҗәгатьләр актив басылып баруын шәрехләде. “Бүген кумыклардан булды. Ингушлардан, аварлардан, Адыгея, Төньяк Осетия, якутлар, бурятлардан фикерләр ишетелде. “Әйткәнемчә, Президент исеменә 50 зыялы кеше язды, анда бурятлар һәм сахалардан имза куючылар күбрәк. Кызганыч, татар халкы исеменнән атаклы кешеләрнең имзалары күп булмады әле. Иң актив зыялы кешеләрдән – бурятлар, якутлар, комилар. Мин, үз чиратымда, конгресска да мөрәҗәгать иттем. Милли Шурадан ярдәм әле юк дәрәҗәдә. Төрле халыклардан мөрәҗәгатьләр кабул ителә, без конгрессның мөрәҗәгатен дә хуплыйбыз, нигәдер безгә җавап юк. Без дә рәсми эшләүчеләр, югыйсә”, — дип борчуын белдерде Айрат.

Хәзер мөрәҗәгать матбугат чараларына һәм депутатларга таратылачак.

Гөлнар Гарифуллина

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*