tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телне яклау, мәгарифне камилләштерү буенча “октябрь тезислары”
Туган телне яклау, мәгарифне   камилләштерү  буенча “октябрь тезислары”

Туган телне яклау, мәгарифне камилләштерү буенча “октябрь тезислары”

Бәлки бүгенге четрекле һәм хәтәр мәлдә  шушы “октябрь тезислары”  кайберәүләргә каушап калмаска, чамасыз кызып китмәскә, аяк өсте йоклап йөремәскә, өметне өзмәскә ярдәм итәр?

Беренчедән,  Россиядә милли республикаларның булуы, аларның дәүләт телләрен кертергә хокуклары РФ Конституциясенә, РФ халыклары телләре турында канунга язылган. Бу хокукларны яклар өчен кануннарны, мәгариф системасының идарә ителү тәртибен белергә кирәк. Бу мәсьәләдә компетентлы кадрлар үстерергә куптән вакыт. Алар ата-аналар арасына да, милли оешмаларда да күбрәк булырга тиештер. Бәлки хокук һәм методиканы өйрәтү өчен махсус укыту, консультация, семинарлар  оешытырырга вакыт җиткәндер.

Икенчедән, мәгариф белән сәясәтне бутарга юл куелмасын иде. РФ Президенты рус ата-аналырның шикаятьләрен, моң зарларын тыңлап, аларга ярдәм итәргә тырыша, күрсәтмәләр бирә икән, бусы бер нәрсә. Хәзер РФ бөтен дөньяда рус телен яклый. “Россотрудничество” агентлыгы каналлары аша төрле илләрдә 4000 рус мәктәбе, бик күп мәдәни үзәкләр, китапханәләр, мәълүмат чаралары ачылган. (Татар мәктәпләре һәм мәдәният учаклары да төзелсә, канунлы булыр иде) Милли республикаларда да рус телен яклау, аны укыту өчен җиң сызгану омтылышлары бар. Ләкин Татарстанда һәм татар мохитендә рус телен өйрәнү, куллану начар хәдә түгел, ул шактый югары дәрәҗәдә. Бу теманы сәясиләштермәү өчен дәлилләр китерү, мәгълүмат чараларының эзлекле һәм сыйфатлы эшләве зыян итмәс иде.

  Өченчедән, дәүләт теле буларак та, туган теле буларак та татар телен укыту, җиңел генә сөйләшергә өйрәтү өчен катгый чара күрергә вакыт. Еллар буе мәктәптә көн саен татар телен укып өч авыз сүз әйтә алмаучылар күп. Җитмәсә сөйләшә белмәгән балага грамматика ятлатып, ата-аналар  белмәгән телдә өй эшләрен эшләтәбез. Менә шундый чакларда протест һәм “отказниклар” хәрәкәте күтәрелә башлый да. Методикасы иске, укытучылар сәләтсез, белемсез булса, атнага 15 сәгать укытсак та, телебезгә нәфрәт кенә уятачакбыз!

Дүртенчедән, туган тел ул аралашу чарасы гына түгел, милли үзаңны саклау, әдәбият-сәнгатьне, гореф-гадәтне аңлату, әхләкый тәрбия әсбабы да. Телдән, милләттән бизгән, ата-ананы ихтирам итмәгән, хезмәткә һәм тәртипкә, гыйлемгә тартылмаган буын үссә, бу халык өчен дә, дәүләт өчен дә афәт булачак!

Бишенчедән, милли-мәдәни эшләре оештыру, туган телне саклау, аның куллану тирәлеген киңәйтү, милли үзаңны үстерү чаралары күз буяу өчен генә узмасын иде. Бу милли оешмаларның да, хакимият карамагындагы мәгариф, мәдәният, мәгълүмат системасының да хыянәтсез, ялгансыз, заманча эшләвеннән тора.

Алтынчыдан, без “татар теле”, “рус теле” дип лаф орган арада, яшьләребез гомумән телдән, милләттән, традициядән бизә. Хәзер бала-чага көннәр буе телевизор, компьютер, гаджетларга күз төбәп утыра. Алар РФ, рус, татар һәм башка телдән, мәдәнияттан читләшә, аннан гайре мохиткә күнегә. Инде хәрефләр, сүзләр тану урынына сурәтләр, интренет видеотамашалар аша “гыйлем” алу гадәткә керә. Бөтенләй башка дөнья кешеләре үсүгә шатланырга иртәрәктер. Табыштан гайре югалтулар да бар. Нинди кешеләр үсә, белгечләр, акыл һәм күңел байлылары ничектер бит әле! Бу исә татарга да, руслашкан гавәмгә дә карый.

Җиденчедән, татар яки рус теленнән аерылып торган  аңлашу, коммуникация чаралары бар. Юк, инглиз яки эсперанто теле түгел,  ә математик формулалар, химик реакцияләр, физика канннары, медиөина терминнары, шул ук видеокүренешләр теле. Менә алар да күтәрелә, торган саен көчәя бара. Калын томнар, озын романнар уку бик аз катлам өчен генә юаныч булып калачак. Тел байлыкларын, рухи дөньяны йотарга торгна глобализация афәтләре болай да җитәрлек. Сәяси басым, милләтләрне һәм телләрне махсус тегермәндә тартуның кирәксез гамәл икәнлеген үзебез раслап, дәлилләп тормасак, моны кем эшләр?

Сигезенчедән...Әйдәгез, татарлар үзара башка телдә сайрашмасын. Үз телебездә күбрәк сөйләшик, язышыйк, затлы әсәрләр укыйк, тапшырулар тыңлыйк һәи карыйк, балаларыбыз ишетеп үссен!  Якташ милләтләрнең дә колагы күнегә торсын. Аллага тапшырдык!

                                                                                  Римзил Вәли

 Бу язманың тулы вариантын “Халкым минем” газетасының октябрь санында укырга мөмкин.

Әлеге язмага аваздаш фикерләр белән рус телендә чыгучы “Бизнес-онлайн” интернет басмасында таныша аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*