tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган ягыбызның сөенече һәм байлыгы!

Туган ягыбызның сөенече һәм байлыгы!

Бөтендөнья татар конгрессы һәм татар төбәкчеләре оешмасы 3-4 нче апрельдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә оештырган гомумтатар форумда Татарстаннан һәм РФ төбәкләреннән 370 тән артык һәвәскәр тарихчылар, музей белгечләре, мәгърифәтчеләр катнашты. Аларның һәркайсы үзләре яшәгән төбәкнең, туган авылының тарихын өйрәнеп, саллы хезмәтләр язган. Авыл, район, шәһәр, уран-тау, елга исемнәре белән бизәлгән бу китаплар һәркемне дулкынландыра, кызыксыну һәм соклану хисләре уята. Бу кайнар хисләр “Дөнья” студиясе төшереп алган видеоәңгәмәләрдән дә бөркелеп тора. Үз китаплары белән таныштыручылар бу басмаларны туган якның төп байлыгы һәм сөенече дип саный. Форумда катнашучылар һәм туган як тарихын язучылар арасында тарих фәннәре докторы Фрид Рәшитов (Сарытау), әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Рәив Әмиров (Уфа), эшкуар һәм химаяче, Татарстан мөселманнары дин идарәсенең аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов кебек абруйлы шәхесләр дә күп иде.  Бу видеорепортажда сез аларның горурлык хисләрен, киләчәкккә атлаганда туган җиргә, тамырларга таянуның нинди шатлык китергәнен күрә аласыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*