tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган як”: Бельгия
OLYMPUS DIGITAL CAMERA
OLYMPUS DIGITAL CAMERA

“Туган як”: Бельгия

“Бельгия патшалыгында яшәүче татарлар Россиядә, Казахстанда, Финляндияда, Төркиядә, Балтика илләреннән һәм башка күп кенә илләрдән булырга мөмкиннәр. Моннан тыш, “Бельгия татарлар союзында” катнаш гаиләләрдән булган татарлар да исәпләнәләр, шуңа күрә аларның паспортлары һәм шәҗәрәләренә төрле милләт вәкилләре керәләр. Бельгиягә татарлар эш һәм уку буенча, гаилә вәзгыяте һәм башка сәбәпләр аркасында киләләр. Кемдер монда ярты ел яши, ә кемдер – дистәләгән еллар. Хәзерге вакытта Бельгия татарлары союзына 200 гаилә керә. Һәр атна безне яңадан яңа татарлар табалар. Ай саен кемдер китеп бара (уку, эш яки дәвалануларын тәмамлап; Ауропаның башка илләренә күченеп). Бельгиядә татарлар тарафыннан Сабантуй, Нәүрүз, Татар ашлары көне, күргәзмәләр, татар музыкасы концертлары, татар театрлары гастрольләре үткәрелә. Бельгия һәм бөтен дөнья татарлары өчен иң көтеп алынган вакыйга – Сабан туе. Бельгия татарлары чараларына бөтен патшалыктан, шулай ук күрше дәүләтләрдән татарлар киләләр, чөнки Брюссель көнбатыш Ауропаның үзәгендә урнашкан, ә әйләнә-тирәдә ике сәгатьлек юлда Париж, Лондон, Амстердам, Кёльн, Дюссельдорф һәм Люксембург кебек шәһәрләр урнашкан. Шуңа күрә Брюссельгә татарлар оештырган чараларга Франциядән, Англиядән, Голландиядан, Люксембургтан, Германиядән һәм башка илләрдән милләттәшләр киләләр.”

ТАРИХИ ТАТАР УРЫННАРЫ: Муса Җәлил Бельгия патшалыгында беркайчан да булмаган, тик аның бу илдән тугры бер дусты булган – Андре Тиммерман. Алар икесе дә Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Берлинда Моабит төрмәсендә әсир булганнар. Сугыштан соң Җәлилнең Моабит дәфтәрләре Совет илчелегенә тапшырылган.

ftatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*