tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган як”: Чиләбе
“Туган як”: Чиләбе

“Туган як”: Чиләбе

“Чиләбе өлкәсенә татарлар якынча 250 ел элек төрле төбәкләрдән килеп урнашканнар. Өлкәдә 240 меңгә якын татар яши, шәһәрнең үзендә – 120 мең. Чиләбегә татарлар төрле яклардан килеп урнашу сәбәпле, төрле диалект үзенчәлекләре күзәтелә. Өч халыкның теле йогынтысы нәтиҗәсендә (татар, башкорт, казах) аерым бер җирлектә генә барлыкка килгән диалектлар бар. Шуларның берсе Коншак авылы. Ә Ачлыкүл авылында мишәр диалектында сөйләшәләр. Чиләбе өлкәсендә 3 меңнән артык күл бар. Һәрберсенең үз риваяте (Зираткүл, Чибәркүл, Иткүл, Тирәнкүл һәм башкалар)”.

ТАРИХИ ТАТАР УРЫННАРЫ: Элек-электән татар үзәге булган төбәк – Троицк шәһәре. Бу шәһәр белән күп тарихи исемнәр бәйле: дин әһеле изгеләр рәтенә кертелгән Зайнулла Рәсүлев; сәүдәгәрләр Яушевлар, Йосыповлар, Вәлиевлар династияләре; бөек шагыйребез Г.Тукай да ул җиргә аяк баскан. Абдулла Якушевның чакыруы буенча,1912 елда аның йортында Г.Тукай Казахстан җирләренә барышлый туктала. 2016 елның 8 июлендә Г.Тукай туктаган йортка мемориаль такта куелды.

ftatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*