enrutat
Баш бит / «Туган як»: Кемерово шәһәре
«Туган як»: Кемерово шәһәре

«Туган як»: Кемерово шәһәре

Руслан Мөхәмәтшин

“Таң” татар яшьләре җәмгыяте (Кемерово шәһәре)

“Кузбасс татарларының күп өлеше Идел буеннан күчеп килгәннәр. Күрше төбәкләрдән аермалы буларак монда себер татарлары бик күп була. Җылы күл – Кемеров өлкәсендәге иң борынгы авыл, аның кайчан барлыкка килгәне билгесез. Чөнки метрик китаплар патшалар вакытында янгын астында кала. Монда яшәгән кешеләр сүзләренчә, аларның авылына нигез салучылар ул — чукындыру вакытларында Себергә китеп, Идел буеннан күчеп килүчеләр.

Ягъни 3 агымны билгеләп үтеп була:

  1. 17-18 чор, татарлар Себергә киткән чак.
  2. 20 нче гасыр башы, Столыпин реформалары вакыты.
  3. 20 нче гасыр уртасы. Комсомол төзелеше вакыты. Шахталар, заводлар.

Халык санын исәпкә алуның соңгы күрсәткечләренә карасак, Кемерово өлкәсендә 40 229 татар гомер итә. Кызыклы үзенчәлек итеп, мәсәлән, Нижегородка авылында мишәр диалектының саклануын әйтеп була. Серебряково авылы халкы Пенза татарлары телен үзләренә иң якын итеп кабул итә”.

Тарихи татар урыннары: Безнең шәһәрдә тарихи урыннар рәтенә Угловая урамындагы беренче мәчет бинасын кертеп була. Яңа истәлекле урыннардан исә губернатор әнисенә, Тулеева Мөнирә Фаиз кызына багышланган «Әнигә һәйкәл» бар.

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*