tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган як”: Мордовия
“Туган як”: Мордовия

“Туган як”: Мордовия

“Төрки кабиләләрнең (Идел буе болгарлар, бортаслар) безнең эраның 1 мең еллыгында башланган Мордовия өлкәсенә үтеп керүе берничә гасырга сузылган. Мордовия татарлары элек-электән 130дан артык авыл торак пунктларында яшәгәннәр. Мордовия республикасы территориясендә татар теле хәзерге вакытта 25 мәктәптә укытыла. 5795 татар баласының 2069ы ана телен өйрәнә, 4700дән артыгы татарча сөйләшә белә. 1969нчы елдан башлап Ләмбир мәдәният йорты каршында – “Умырзая” татар халык җыр һәм бию ансамбле, 1991нче елдан Татар милли мәдәният үзәге эшли. Мордовиядә берничә татар иҗтимагый берләшмәсе эшләп килә: Аксакаллар шурасы, региональ татар милли мәдәни автономиясе, Мордовия республикасы татар мәдәнияте җәмгыяте. “Юлдаш” исемле татар газетасы чыга. 1996нчы елдан җирле радиода татар телендә һәр атна тапшыру чыгып килә, 2016нчы елда ВГТРК “Мордовия”дә татар телендә “Туган як” тапшыруы барлыкка килде”.

ТАРИХИ ТАТАР УРЫННАРЫ: “Татарларның хәзерге вакытта төп очрашу һәм аралашу урыннары булып мәчетләр тора. Саранск шәһәрендә 15 000 татарга 3 мәчет бар, республика буенча – 50дән артык. Россиянең күп шәһәрләрнең аермалы буларак, монда мәчеткә йөрүчеләрнең күбесе татарлар. Вәгазьләр һәм нәсыйхәтләр татар телендә сөйләнелә”.

ftatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*