tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган як”: Санкт-Петербург
“Туган як”: Санкт-Петербург

“Туган як”: Санкт-Петербург

“Санкт-Петербург – бик үзенчәлекле шәһәр. Ел саен бу шәһәргә җир шарының йөзләгән милләт вәкилләре килә, татарлар да читтә калмый. Бу яктагы беренче татарлар, Петербург белән Кронштадны төзүче безнең бабаларыбыз булган. Шуңа күрә шәһәрнең берничә урамында Татар бистәсенең (1710нчы еллларда таратыла) урнашуы гаҗәеп түгел. Бүгенге көндә XVIII гасыр азагында барлыкка килгән бер топоним гына – Татар тыкрыгы – сакланган. XVIII гасыр ахырында – XIX гасыр башында төп өлешен татарлар тәшкил иткән, мөселман җәмгыятендә якынча 500-700 кеше гомер иткән. Әмма авыллардан килгән татарлар өчен Петербургта яшәү максат булмаган: алар авылларына кайтып, йорт, тегермән яйсә ул вакытта кирәкле булган башка биналар төзелешенә үз өлешен кертә алырлык акча эшләп кайтырга теләгәннәр”.

ТАРИХИ ТАТАР УРЫННАРЫ: Петербург шәһәрендә бөек татар шәхесләре Тукай, М.Җәлил, Г. Баязитовка багышланган өч һәйкәл бар. Кронверский проспектында татар мәчете бар. Татар бистәсе (Петербургның тарихи районы), шулай ук Юсупов сарае.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*