enrutat
Баш бит / Туган як тарихын өйрәнүчеләрне нәрсә борчый?
Туган як тарихын өйрәнүчеләрне нәрсә борчый?

Туган як тарихын өйрәнүчеләрне нәрсә борчый?

Кечкенә генә авыл йә булмаса төбәк тарихын өйрәнүчеләр әһәмиятле роль уйный, аларның тоткан урыны да үзенчәлекле. Күпчелек ул төбәкләрдә һәрбер вакыйганы энә күзеннән үткәреп, җентекләп өйрәнеп, еллар буена мәгълүмат туплаучы профессиональ тарихчылар юк. Шөкер, бу җаваплы эшне үз җилкәләренә салып, аның бөтен авырлыгын тартып баручы һәвәскәрләр бар.

Үзе гомер кичергән авыл, төбәк аларның уч төбендә кебек, анда булган һәрбер вакыйга-үзгәрешләр күз алдында. Үзенең вакытын да, көчен дә кызганмыйча үткәннәрдә казынып, аны киләчәк буыннарга түкми-чәчми җиткерү өчен хезмәт куйган әлеге затлар кече ватаннарының исемен киң җәмәгатьчелеккә җиткереп, аның турында гомуми фикерне генә формалаштырып калмыйча, азмы-күпме аңа карата мөнәсәбәтне дә үзгәртә ала.
Максатлары – мәгълүмат туплау белән генә чикләнмичә, аларны башкалар белән бүлешү, шул рәвешле үткәннәрне тарих сөременнән арындырып, халык хәтерен яңарту. Бөртекләп җыелган әлеге мәгълүматларны халкыбызның бераз моңсу, кайчагында аяныч, әмма акыллы, тәрбияви энциклопедиясе дип тә атап булыр иде. Бер яктан караганда, туган якны өйрәнүче – архивлар, музейлар, китапханәләр белән эш итүче, кульязмалар барлаучы буларак, тикшерүче кебек. Шул ук вакытта ул үткәннәр белән бүгенгене өйрәнүче хәтер сакчысы, туплаган мәгълүматлар белән юмарт бүлешүче дә, ниндидер дәрәҗәдә мәгърифәтче дә. Алар бөекләр белән беррәттән, гади кешеләрне, аерым бер төбәк белән бергә гомуми вакыйгаларны өйрәнә. Туган як тарихын язучы – вакыт галиҗәнаплары җебен бәйләүче.

«Китап язу өчен теләк, акча һәм усал хатын кирәк!»

Бу атнада алда атап үтелгән хәтер сакчылары – татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр Казанга җыелды. Ике көн дәвамында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан килгән делегатлар төбәк тарихын өйрәнү буенча башкарылган эшләре турында сөйләште, тәҗрибәләре, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Әлеге җыен кысаларында «Мәдәни мирасны, татар төбәк тарихын барлауда һәм өйрәнүдә галимнәрнең, тарихчыларның, җәмәгать эшлеклеләренең роле» дип аталган түгәрәк өстәл узачак залга килеп кергәч, әзрәк алдасаң, алма төшәрлек тә урын булмавын күреп гаҗәпләндем. Ул алма төшә калса да, һичшиксез берәр төбәк тарихын өйрәнүченең башына төшәр иде.

Күргәзмәгә тезеп куелган бихисап китаплардан авыл исемнәрен укып та, сибелгән татарның географиясе шактый киң булуын чамалыйсың. Ничаклы хезмәт, күпме эзләнүләр һәм күз нурларын түгеп язылган тарих биредә! Әбугалисина кебек мәгарә эченә бикләнеп әлеге китапларны укырга алынсаң, бер гомер генә җитмәстер, шәт. Туган як тарихын өйрәнүче журналист Илдар Кыямовның узган ел дөнья күргән китабы үзе генә дә 720 битле.

– Булгач булсын инде, дидем, җентекләп, ашыкмыйча яздым, – ди автор. – Авылдашлар арасында: «Башка авылларныкы чыкты бит инде, безнеке кайчан була?» – дип ашыктыручылар да булды. Китап дөнья күргәч, үзләре үк: «Монда үпкәләрлек урын калмаган, көтүчесен дә, җитәкчесен дә керткәнсең», – диделәр.

Үзенең чыгышында ул тарихны өйрәнү, китап язу тәҗрибәсе белән уртаклашты, Казан архивлары һәм Китап палатасы, Мәскәүдәге Борынгы актлар дәүләт архивы, Санкт-Петербургтагы Дәүләт тарих архивы, Башкортстан һәм Оренбург архивы документларыннан файдаланганын сөйләде. Чыгыш ясагач, аерым гына сөйләшкәндә, китап язу өчен мөһим булган тагын өч әйберне дә атап узды: теләк, акча һәм усал хатын кирәк икән. Көләргә ашыкмыйк, әмма тарих хәтле тарих язгач, кимчелек эзләүчеләр, дәгъва белдерүчеләр дә булмый калмый.

– Менә шундый гаепләргә омтылучылар булганда, аларны тынычландыру өчен усал хатын кирәк, – ди Илдар абый, көлеп. Китап күргәзмәсе яныннан кабат үткәндә, юка гына, тышлыгы белән дә әллә ни игътибарны җәлеп итә алмаган кайбер китапларга күз төшереп, ирексездән, боларның хатыннан бәхете булмаган, ахры, дигән уй йөгереп узды. Бәхетлеләр әнә «Кара Чишмә Карьясы» дип аталганын яза һәм ул 720 битле! Әлеге күргәзмәдә үземнең дә бер китабым барлыгын һәм аның 240 битле булганын да атап үтим инде, бәхет дигәненең кай тирәдә булуын чамалау өчен генә, бер дә мактанып түгел.

Тарих өчен генә тарих язылмый

«Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Борһанов алып барган түгәрәк өстәлдә тарихи-мәдәни мирас һәм табигать объектларын өйрәнү; архив һәм музей материаллары белән эшләү тәҗрибәсе; татар авыллары тарихын язу һәм материал җыю тәҗрибәсе; югалган татар авылларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү; туган якны өйрәнү һәм төбәк этнотуризмын үстерү; мәктәптә туган як тарихын укыту һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Кереш сүз белән чыгыш ясаган Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров татар халкының яңа тарихында бик күп эшләр башкарылуын, халкыбызның көче-куәте артуын билгеләп узды. Соңгы елларда туган як тарихын өйрәнүчеләрнең бу юнәлештә алга китүен, аларны халыкка җиткерүен ассызыклады.

– Тарихыбызны югалтмау өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында уйларга тиешбез. Татар авыллары шактый, аларның күбесенең тарихы билгеле. Шулай да әле өйрәнелмәгән катламнары җитәрлек, – диде конгресс җитәкчесе. – Европа татарларының тарихын өйрәнәсебез бар, алар үз альянсларын оештырып, шул җирлектә гомер кичергән милләттәшләребезнең тарихын өйрәнү кирәк дигән фикердә. Гомумән, безгә һәр татар авылының тарихын өйрәнергә кирәк. Ул тарих – тарих өчен генә түгел, ә бүгенге, киләчәк буынны тәрбияләр өчен кирәк. Нәсел җепләрен белгән буынның милләтебезнең патриоты булып, аңа хезмәт итәчәге көн кебек ачык. Бу мәсьәләгә киңрәк карау мөһим. Авыл тарихы турындагы китап бүгенге көндә шушы җирлектә яшәгән халык, бигрәк тә яшьләрне тәрбияләү өчен кирәк.

Дастаннарга таяну – яңа мөмкинлекләр ача

«Туган җир» журналының баш мөхәррире, Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе урынбасары Дамир Исхаков үзенең чыгышын:

– Безгә алга таба ничек эшләү турында уйларга кирәк, – дип башлады. – Хәзер, күп кенә авылның тарихы язылганнан соң, ачык күренә: аерым авыл тарихын өйрәнеп кенә эшне төгәлләп булмый. Чөнки җирлек мәсьәләсе һәм авылларның үзара бәйләнеше бар. Алар беркайчан да бер-берсеннән аерым яшәмәгән. Мисал өчен, көнбатыш Башкортстанда авыл җыеннары 50-60 авыл катнашында уза торган булган. Билгеле, әлеге берләшеп яшәүнең тарихи җирлеге бар, бу бераз онытылган, әмма искә төшерергә мөмкин. Шул күзлектән караганда, тарих язганда элек күзгә чалынмаган яңа төр чыганаклар куллану зарур. Бу очракта бик әһәмиятле чыганаклар – татар дастаннары ярдәм итә ала. Алар бездә бик күп түгел, әмма бераз бар, – дип, тарихчы кайбер дастаннарны атап узды. – Тарихны язганда, алар ярдәмендә борынгырак катламнарга барып чыгу мөмкинлеге бар. Кайбер дастанның төрле халыкта үз версиясе, аларны чагыштырып караганда, бик күп кызыклы нәрсәләр табарга була. Дөресен әйткәндә, татарда бу өлкәдә күп эшләнмәгән, бездә дастаннар тел, филология ягыннан гына эшләнгән. Тарихны өйрәнгәндә, аларга таянырга кирәк. Күп очракта алардагы легендар шәхесләр реаль тарихка барып тоташа. Димәк, дастаннар, шәҗәрәләрне барысын бергә бәйләп караганда, безгә тарихны аңлау өчен яңа мөмкинлекләр туа, шуңа күрә шушы чыганакларны табарга һәм өйрәнергә чакырам. Халык хәтерендә боларның кайберсе әле сакланган, бу бик әһәмиятле чыганак. Мин бу турыда сөйләп тормас идем, әмма без урыс чыганакларына бик бәйле, безгә үзебезнекеләрне эзләргә, табарга кирәк, шунда тарихның тирән катламнары килеп чыгачак.

Татар тарихында оялырлык берни дә юк

Физика-математика фәннәре кандидаты Фәрит Сәлимов «Татар авылларының электрон атласы» проектын тәкъдим итте. 2012 елда, Россиядә беренче буларак, татар халык сөйләмнәренең электрон атласы булдырылган, башка халыкларда мондый атласлар бүгенгәчә эшләнмәгән. Әлегә татар авыллары турында мәгълүматлар туплаган программа юк. Анда авылларның тарихы, мәдәнияте, теле һәм башка бик күп кирәкле мәгълүматларның булуы мөһим. Аны гамәлгә ашыруда алда аталган электрон атлас алымын файдаланып була.

Язучы һәм тарихчы Фәүзия Бәйрәмова чыгышында XIX гасырда татар авылларында чукындырулар темасы күтәрелде.

– Тарихка тирәнрәк кергән саен, милләтебезнең рухи көченә, иманына, түземлегенә шаккатам! Гап-гади авыл хатыннарына кадәр «үз динем, үз телем, үз милләтем!» – дип ябышып ятканнар бит! – диде ул үзенең чыгышында. Тарихчылар төбәк тарихын өйрәнүчеләрдән нәрсә белән аерыла дигән үз соравына: – Тарихчылар дәүләт тарихын яза. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр исә милләт тарихын милләт язмышлары аша яза. Алар милләт тарихының елъязмасын булдыра, – дип җавап бирде Фәүзия Бәйрәмова.
Җәлил хәзрәт Фазлыев исә китаплар язылу, тарихны өйрәнү эшләре бара баруын, әмма башка мәсьәлә дә борчый – аларны кемнәр укыр, дип белдерде.

– Кими барабыз бит. Кеше үзенең теле, нәселе, милләте белән горурланып яшәргә тиеш. Алдарак Чура батыр дастанын искә алдылар. Совет чорында тыелган әлеге дастан «Батыр үлеме марҗадан» дигән юллар белән тәмамлана. Татарны марҗадан туган балалар үтереп баралар. Шуңа күрә, әйдәгез, тырышыйк, балаларыбыз дине, нәселе, милләте белән горурланып йөрсен. Алда әйтеп үтелгәнчә, татар тарихында ояла торган бер әйбер дә юк.

http://shahrikazan.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*