tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган як”ны булдыручыга 85!
“Туган як”ны булдыручыга 85!

“Туган як”ны булдыручыга 85!

1990 елдагы үзгәртеп кору җиле йокымсырап яткан милли үзаңыбызны бәрәкәтле хәрәкәткә китерү нәтиҗәсендә туган һәм бүген дә Нижгар татарларына татлы рухи ризык биреп торган “Туган як” газетасы редакциясе оеша башлауга 30 ел тулып килә, ә аның беренче һәм хөрмәтле редакторы Рифат Фатыйх улы Ибраһимовка 5 майда 85 яшь тулган булыр иде. Нәкъ аның 55 яшьлек юбилеена татарлар компакт яшәгән район түрәләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, күп санлы милләттәшләребез ихтыяҗын канәгатьләндереп, татар телендә яңа газета чыгару бурычын аңа йөкли һәм моңа кадәр җаваплы вазифаларда намус белән хезмәт иткән, иҗтимагый тормышта, агарту эшендә актив кайнаган югары белемле һәм зур тәҗрибәле педагог бу йөкләмәне үзенчәлекле олы юбилей бүләге буларак кабул итеп, җиң сызганып эшкә керешә: гомерлек рус җирлегендә нульдән башлап татар телендә газета чыгару өчен бөтен белем-тәҗрибәсен куллана, барлык эшлекле элемтәләре белән файдалана, хәтта шәхси вакытын да жәлләмичә, халык ихтыяҗын акларга тырыша.

“Тырышкан табар, ташка кадак кагар”, – ди безнең халык һәм Рифат абыйның өлкә статусындагы татар басмасын Сергачта гамәлгә куюы нәкъ шул әйтемнең эчтәлегенә рас килә дә, чөнки 1990 елның маеннан башлап газетабызның беренче саны дөнья күргән 7 декабренә кадәр Рифат абый башкарган эшләрнең чамасын сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Бу вакыйгаларның тере шаһиты буларак, бүген иң мөһимнәрен генә билгеләп үтәргә кирәк дип таптым.

Беренче чиратта, безгә Сергач районы газетасы редакциясе ярдәмгә килде, башта бер, аннары тагын бер бүлмә бүлеп бирде, шул ук вакытта тәҗрибәле белгечләре безне газета эшчәнлегенең нечкәлекләренә өйрәтте, ә татар теле буенча дәресләрне Рифат абый үзе бирде һәм параллель рәвештә Сергачтан татар газетасы редакциясенә аерым бина, өлкәдән автомобиль, Казаннан татар хәрефле шрифтлар, Мәскәүдән газета җыю һәм версткалау өчен яңа техника кайгырту өчен армый-талмый чапты, ерак сәфәрләргә чыкты, яңа кәсебен үзләштерү буенча күп мәртәбә Казанда, аннары Ульянда тәҗрибә туплап кайтты, хәтта мәркәзебезгә атна-ун көнгә шул юллар авторын да нәкъ шул максат белән юллаган иде. Алай гына да түгел, газетаны конвейерга куйгач, бер-ике елдан Камил Фәткуллин белән икебезне Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга барырга да күндерде һәм без һөнәри остазыбызга моның өчен бүгенгәчә чиксез рәхмәтле булып торабыз.

“Туган як”ны оештырып, аның нәшер итү комплексын беренчеләрдән булып заманча техника белән тәэмин иткән, газетаны тиешле дәрәҗәгә күтәреп, аны конвейерга салган һәм шуның өстенә “Нижгар татарлары. Биографик сүзлек” дигән саллы китап авторы буларак үзенең исемен алтын хәрефләр белән Нижгар татарлары тарихына язып калдырган Рифат абый Ибраһимовның 85 яшьлеге уңаеннан мәрхүмне җылы искә алабыз, аның рухына бу изге Рамазан аенда хәтем-догада торабыз һәм ул булдырган иҗади хезмәт җимешенең газиз халкыбызга хезмәт итүе өчен бөтен көчебезне һәм булмышыбызны биреп эшләргә ышандырабыз. Ә бу юллар “Туган як” чишмәсенең башында торган Рифат аганың рухына иман нуры булып барып ирешсен, җәннәт бакчаларын тагын да яктырта төшсен иде.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ,
“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*