tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган җирдә яшәү яме
Туган җирдә яшәү яме

Туган җирдә яшәү яме

Кышның язга авышкан мәле. Үзенең хакимлеген җибәрергә теләмәгән кыш урамда ишеп-ишеп буран уйната. Мондый чакта өлкәннәрнең: «Икмәк ява», – дип әйткәннәрен яхшы хәтерлим. Менә шундый җиңелчә генә буран уйнап торган бер көнне Кукмара районының Зур Сәрдек авылына юл тоттым. Максатым – шушы авыл җирлегендә матур итеп көн күрүче халкыбызның яшәеше, көнкүреше белән танышу, гомумән, милләттәшләребез белән аралашу.

«Сез безгә кабат буран алып килдегез, бәрәкәте белән булсын», – дип каршы алды авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттәхов. Бу җирлек алты авылны берләштерә. Барлыгы 982 хуҗалыкта 3532 кеше туган авылында гомер итә. Иң куанычлысы – авылларында яшьләр кала. Демографик хәл дә уңай. Узган 2018 елда 21 яңа гаилә теркәлгән, кырык дүрт сабый дөньяга аваз салган. Болар – авылларның киләчәге. Иң мөһиме, яшь гаиләләр бәрәкәттә яшәсеннәр, сабыйлар иманлы булып, туган җир хакын хөрмәтләп яшәүче булып үссеннәр. Авыл башлыгы Фәнис үзе дә яшь кеше.

Шушы авыл җирлегенә кергән Чишмәбаш авылы егете. Казанда югары белем алганнан соң, әти-әнисе нигезенә кайтып төпләнә. Хатыны Илүзә белән кызлары Камилә, Алинә, Азалиягә дә туган тел, туган җиргә мәхәббәт тәрбиялиләр. «Һөнәрле халык яши безнең якта. Итеген дә баса, кул осталары да күп, хайванын да асрый. Татарча яшибез, татарча эшлибез», – ди җитәкче. Көн дәвамында безнең белән йөреп үз эшләгән җирлек, авылдашлары белән горурланып таныштырды ул.

Балалар бакчасы

Кая гына сәфәр кылсам да, нишләптер мин беренчеләрдән булып балалар бакчасын, мәктәбен күрәсем килә. Әгәр дә анда милләтпәрвәрлек, горурлык, зыялылык чагыла икән, димәк, бу төбәкнең нигезе ныклы булачак икәненә чын күңелдән ышанам. Алты авылның бишесендә балалар бакчалары эшли. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны – 309, аларның 169ы балалар бакчасында тәрбияләнә икән. Иң беренче итеп, Зур Сәрдек авылындагы «Әкият» балалар бакчасына юл тоттык. Беренче бакча авылда 1967 елда төзелгән булса, 2014 елда Президент программасы буенча заманча итеп төзелгәне кулланышка тапшырыла. Биредә рәхәт, дөрестән дә әкияти дөнья. Сабыйлар рәхәтләнеп ана телендә аралаша. Тәрбия бары тик татар телендә алып барылса да, рус һәм инглиз телләренә дә игътибар бирәләр. Татар теле белән бергә нәниләр ул телләрне дә өйрәнәләр икән. Безгә җырлап та, биеп тә, шигырьләр сөйләп тә күрсәттеләр. «Әкият»тә 51 бала тәрбияләнә, ике төркемебез бар. Тәрбиячеләребез үз эшләренең осталары. Сабыйларда туган телгә, туган җиргә, әти-әнигә карата олы хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбиялибез», – ди бакча мөдире Гөлүсә Рафил кызы Фәтхуллина. Амин, шулай булсын. Безнең киләчәк бүгенге сабыйлар кулында.

Гимназия

Әйткәнемчә, килгәч, авылның мәктәбен берничек тә читләп узып булмый. Бу юлы да балалар бакчасыннан соң, йөз елдан артык тарихы булган, авылдашлары Камил Шакиров исемен йөрткән Зур Сәрдек авылының белем йорты – гимназиягә кердем. Бу уку йорты гомер-гомергә алдынгылар рәтендә булган. Узган гасырның 80 нче елларында Зур Сәрдек мәктәбе Казан дәүләт педагогика институтының база мәктәбе булып торган. Күп еллар дәвамында татар филологиясе факультеты студентлары әлеге мәктәптә татар теле һәм әдәбиятыннан педагогик практика үткән. Бүген дә белем учагы милли мәгариф учагы булып тора дисәм, ялгышмам. Биредәге укыту-тәрбия эшләре –  татарча. Барлык фәннәр дә татарча укытыла, ана телендә ныклы, төпле белем бирәләр гимназиядә. Бу укучыларның уңышларында да күренә. «Быел уку елын ун бала тәмамлаячак, шуларның алтысы алтын медальгә бара», – ди укучылары белән горурланып гимназия директорының укыту эшләре буенча урынбасары Чулпан Гали кызы Гасыймова.

Зур Сәрдек урта мәктәбе 1998 елда гимназия статусы ала. 2018–2019 уку елында гимназиядә 335 укучы белем ала. Аларга төпле белемле, үз эшләренең осталары 54 педагогик хезмәткәр (49 укытучы) белем һәм тәрбия бирә. Соңгы елларда укытучылар коллективы яшь белгечләр белән тулыланган. Аларның күбесе – «Безнең яңа укытучы» гранты ияләре. Узган уку елында башлангыч сыйныф укытучылары Зарипов Илшат һәм Зарипова Гөлшатлар да әлеге бүләккә ия булган. Укытучылар Габделманнафова Динә, Фәттәхова Алсу, Галиева Рәсимә «Ел укытучысы» бәйгесенең район этабында катнашып уңай нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Гомумән, укытучыларның барысының да җиңүләрен санап бетерә торган түгел, бу остазларга бары «афәрин» генә диясе килә.

Дәүләт бүләкләренә ия укытучылар да шактый гимназиядә. Быелгы уку елында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зыятдинова Гөлсинә Вагыйз кызы лаеклы рәвештә «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән исемгә ия булган. Гөлсинә ханым безне төбәкне өйрәнү музее белән дә таныштырды. Авыл тарихын да кыскача аңлатып китте ул. Авыл Сәрдек елгасы буенда урнашкан, елга буенда сәрдә үләне үскән. Авылга шуннан чыгып исем биргәннәр дигән версия дә бар. Сәрдек авылы Казан ханлыгы чорында барлыкка килгән. Бу җирләрдә кайчандыр мари халкы яшәгән, аннан татарлар килеп урнашкан, авылда беренче мәчет – 1770 елда, мәктәп 1912 елда салынган дигән мәгълүмат та тупланган гимназия музеенда. Гөлсинә ханым тырышлыгы белән мәктәп, милли мәгарифнең тарихын туплаган китап та дөнья күргән. Гөлсинә Вагыйз кызының укучысы Айсылу Вәлиева татар теленнән халыкара олимпиада җиңүчесе булды. Район, республика күләмендә катнашып уңыш яулаган шәкертләре бик күп әлеге гимназиянең.

Спорт өлкәсендә дә сынатмый гимназия укучылары – ГТОның алтын билгесе ияләре. Гимназиянең баскетбол, волейбол буенча җыелма командасы әллә ничә тапкыр район җиңүчесе, теннисчы кызлары – республика җиңүчеләре. Тимерова Әминә – кул көрәше буенча Европада 2 нче урын яулаган, дөнья чемпионатында – призер. Мохтаров Илмир – мөмкинлекләре чикле укучылар арасында кул көрәше буенча Татарстан призеры. Сочи шәһәрендә узган Россия беренчелегендә дә катнашкан, җиңүчеләр рәтендә. Зур Сәрдек төбәге – бик күп көрәшчеләр үстергән як та. Укучылары арасында да спортның бу төрен үз итүчеләр байтак. 10 нчы сыйныф укучысы Галимҗанов Айнур милли көрәш буенча Татарстан һәм Россия чемпионы, спорт мастеры. Егетләргә татарча көрәш серләрен авылдашлары, Татарстанның атказанган тренеры, Татарстанның атказанган физик култура хезмәткәре Зиятдинов Нуретдин абыйлары өйрәтә икән. Гомумән, милли көрәшне үз иткән көрәшчеләр ягы ул Зур Сәрдек. Бу авылдан 50 дән артык татарча көрәш буенча республика җиңүчеләре һәм чемпионнары чыккан, алты спорт остасы, бер атказанган спорт остасын биргән авыл бу. Чаңгыда шуу спорты буенча Россиянең атказанган спорт остасы Ания Галимуллина, гер күтәрү буенча Татарстанның атказанган спорт остасы Фаил Гобәйдуллин да Зур Сәрдекнекеләр.

Шөгель

Зур Сәрдек авылындагы кебек мәдәният йорты башка бер җирдә дә юктыр. Агачтан салынган, затлы итеп бизәлгән мәһаббәт бина ул. Менә 50 ел авыл халкына милли мәдәният рухын тарата. Берничә ел элек Зур Сәрдектә узган бәйрәмдә катнашып, биредәге халыкның, үзешчән артистларның чыгышын карап, кул эшләреннән торган күргәзмә белән танышып, осталыкларына сокланып, гаҗәпләнеп кайткан идем. Бу юлы да мәдәният йортына керми китә алмадым. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альмира Данил кызы Шәймәрдәнова җитәкләгән «Чәчкә» халык бию ансамбле үзе генә дә ни тора. 36 еллык тарихы булган бу ансамбль кайларда гына чыгыш ясамады икән?! Районда узган бер генә бәйрәм дә алардан башка узмыйдыр, мөгаен. Бәләкәйләрдән алып 25 яшькәчә барлыгы 87 биюче бии ансамбльдә. Аларны күрсәгез – горурланырлык. Битләрендә елмаю, күзләреннән очкын чагылып тора. «Балалар белән эшләү үзе бер рәхәт», – ди Альмира ханым. Мәдәният йортында шулай ук, онытылып барган халкыбыз көйләрен, милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезне сәхнәләштерүче «Сердәш» фольклор ансамбле, халык театры да эшләп килә. Теләгән һәркем үзен мәдәниятнең һәр өлкәсендә дә сыный ала. «Авылыбыз гөрләп тора, рәхәтләнеп яшибез», – диләр ансамбльгә йөрүчеләр. Әйткәнемчә, узган баруымда клубтагы кул эшләре күргәзмәсендә агачтан эшләнгән матур милли эшләргә игътибар иткән идем. Бу матурлык – Сәлим Сәлахов тудырган матурлык булып чыкты. Кукмара ягы – итекчеләр ягы. Сәлим әфәнде – итеккә калып ясау остасы да. Ул күрше Копка авылында яши икән. Авылда – 140 хуҗалык. Башлангыч мәктәбе, балалар бакчасы, мәчете, мәдәният йорты бар. Төзек, матур, җыйнак авыл. Милли орнаментлар белән бизәлгән йорт тышкы ягыннан ук башкалардан аерылып, бу өйдә кул остасы яшәгәнен күрсәтеп тора. Өйнең эчке ягы музей кебек. Мондагы һәр җиһаз останың хезмәт җимешләре, шкаф, өстәл, урындык, көзге кырыйлары, төрле маскалар, хәтта бокаллар да бар. Җиһазларны эшләргә – каен агачы, маскалар өчен юкә агачы кирәк икән.

«Мин кечкенәдән рәсем ясарга яраттым, Казанда 16 нчы сәнгать училищесын тәмамладым. Әтием – балта остасы, әнием бик матур итеп җырлый иде», – ди Сәлим әфәнде. Әтисеннән дә, әнисеннән дә алган ул осталыкны. Бер булганнан, бар да була диләр бит. Өздереп гармунда да уйный, матур итеп җырлый да. Аның киләчәккә хыяллары да бай. «Агачтан зур паннолар, сандыклар ясыйсым, Тукай әкиятләрендәге геройларны гәүдәләндерәсем килә», – ди оста.

Уңган, булдыклы, тырыш, эшчән кешеләре белән дан тота ул Кукмара ягы. Копка авылында эшмәкәр Фәнис Фәләхетдин улы Хаматдиновның сөт эшкәртү комбинатына да сугылып чыктым. Заманча технологиягә көйләнгән, барлыгы алты кеше эшли торган минизавод. Әле яңа гына оешкан булса да, шактый җәелгәннәр. Берничә гаилә фермасыннан җыеп, көнгә 3 тоннага якын сөт эшкәртәләр икән. Әзер продукцияне Татарстанның Балтач, Кукмара районнарына, Киров өлкәсенең Сосновка, Нократ Аланы, Красная Поляна районнарына озаталар. Ә сөт ризыкларының төрлелегенә килгәндә, алар – кефир, катык, эремчек, каймак, сөт өсте, кайнатылган сөт. Авыз итеп карадым: бик тәмле ризыклар. Фәнис Фәләхетдин улының инде үзе күптәннән, 2003 елдан бирле эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Башта ул элекке колхоз пекарнясын арендага алып ипи пешерә башлый. Көненә 200 ипи пешерәләр алар. Әкренләп эшләре җайлана. Бүгенге көндә инде алар көнгә 8000 ипи җитештерәләр. 2013 елда күршедәге Адай авылында кондитер цехы ачып җибәргәннәр. Бүген анда иллегә якын төрдә тәмле-тәмле кондитер ризыклары әзерлиләр. 353 кибеткә аларда әзерләнгән сөт, кондитер ризыклары, ипи озатыла. Мамадыш, Арча, Балтач, Кукмара районнарында яшәүчеләр яратып ала. Үзләренең дә ике кибетләре бар. Үзләренең дип әйткәндә, мин Хаматдиновларның гаилә бизнесын күз алдында тотам. Ике уллары Илгиз, Фәнүз, Казанда югары белем алганнан соң, туган авылларына кайтып төпләнгән. Әтиләренең төп таянычлары. Оныклары Әмирхан белән Самир дә киләчәктә аларга килеп кушылыр, Аллаһы боерса. Энекәшләр, киленнәр, туганнар – бары да бергәләп эшлиләр, туганлыкның кадерен белеп яшиләр. Хамматдиновлар 110 кешегә хезмәт урыны булдырган. Тапкан табышларыннан алар авылны яшәтү, төзекләндерү, матурлату, милли, дини бәйрәмнәребезне оештыру өчен дә өлеш чыгаралар. Киләчәккә планнары да зурдан. Үзенең туган авылы Аш-Бужида иске фермага ремонт ясап, шунда каз яки күркә асрарга уйлый әле ул. Эшлим дисәң, эше табыла. Тәвәкәллек, тырышлык кына кирәк.

Дөньяның, тормышның, яшәүнең тәмен табып яшәүгә ни җитә?! Зур Сәрдек авыл җирлегендә гомер итүче һәркем туган җирдә яшәүнең нәкъ менә рәхәтен тоеп, тәмен татып яши. Һәр очрашып сөйләшкән кешедә мин шуны күрдем.

Гөлназ ШӘЙХИ
“ХАЛКЫМ МИНЕМ”
март, 2019

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*