tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай авылында бәйрәм гөрләде
Тукай авылында бәйрәм гөрләде

Тукай авылында бәйрәм гөрләде

29 август көнне Чувашиянең Комсомол районы Тукай авылында мәдрәсә- мәхәллә йортының рәсми ачылышы булды. Тантанада Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Чувашиянең премьер министры Иван Маторин, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Россия ислам университеты ректоры Рафикъ Мөхаммәтшин, Җәлил хәзрәт Фазлиев, язучы Ркаил Зәйдулла, авылдашлары, күрше авылдагы милләттәшләр, башка өлкәләрдә яшәүче Тукайдан чыккан кешеләр һәм кунаклар катнашты. Башта рәсми чыгышлар, бүләкләр тапшыру булды.
Көндезге намазны укыгач бәйрәм ашы булды.

Төштән соң “Авыл җирлегендә татао мәхәлләсе: тарихи традицияләр, яңарыш проблемалары һәм перспективасы” дигән конференция узды.

Тукай авылында бүгенге көндә 500 хуҗалыкта 1993 кеше яши. Урта мәктәптә 300 дән артык бала белем ала.
Авылда 12 кибет, ит эшкәртү, такта яру цехлары, фермер хуҗалыклары, иттән ярымфабрикат ясау ширкәтләре бар. Мәктәп, балалар бакчасы, мәчет, мәдрәсә халыкка хезмәт итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*