tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай фейсбук блогеры булыр иде
Тукай фейсбук блогеры булыр иде

Тукай фейсбук блогеры булыр иде

Әнә шулай дип саный Тукайның иҗатын, рухын тоемлаган замана блогерлары һәм журналистлар. Кичә «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе, журналист Данил Сәфәров Г.Тукай әдәби музее буйлап «Йолдызлы экскурсия» уздырды.

– Тукайның тормышына һәм иҗатына язучы, шагыйрь, буларак кына түгел, журналист буларак та күзәтү ясыйк әле, – диде ул. – Телефон, интернет булмаган заманда да, әйтик, Җаекта язып яткан Тукайны ничек итеп Казан, Петербургта да белгәннәр соң? Бүгенге матбугат өчен актуаль булган «подписка» мәсьәләсе ничек хәл ителгән? Безгә – журналистларга Тукайны өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле.

Музейларда вакыт туктап калган кебек диләр. Биредә андый хис юк. Тукай бүген дә кызыклы, һәр буынны үзенә тарта. Музей эшчәнлеге моңа бер мисал. Атна саен балалар белән очрашулар, яңадан-яңа проектлар, даими уздырылган чаралар музейны замана шаукымы белән яшәтә. Биредә һәркем үз рухына якын Тукаен «ача».

Ләйсән НИЗАМОВА

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*