tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәме!
Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәме!

Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәме!

Бөек шагыйребез – Габдулла Тукай туган көндә  халкыбыз ел саен Тукаебызны искә алып, янә аның иҗатына кайта, төрле матур чаралар уздыра. Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршындагы Тукай һәйкәле янында узган шигърият бәйрәме дә – шундыйларның берсе.

– Тукай бәйрәмен без башка елны да үткәрә идек. Свердлов урамындагы “Сабак” китапханәсендә тукталган булган ул, шул урында шигырьләр укып, чәчкәләр сала торган идек. Былтыр Тукай һәйкәле шушында була дигән хәбәр ишеткәч, без биредә бер төркем шагыйрьләр белән шигырь укып киттек һәм “Тукай һәйкәле булу белән ел да шушында шигырьләр укыячакбыз”, дидек. Аллаһка шөкер, безнең әйткән сүзебез чынга ашты, – ди Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Фәния Габидуллина.

Биредә Башкортстан шагыйрьләре Тукайга багышланган шигырьләрен укыды.

“Нур” татар дәүләт театры белән берлектә оештырылган чарада актерлар да чыгыш ясады.

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисткасы Рәсимә Гайфуллина, Башкортстаннаң атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов, Марат Хәсәнов Тукай әсәрләрен укып ишеттерде, бөек шагыйрь сүзләренә Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Афәрим Акчурин иҗат иткән җырлар яңгырады.

– Тукайның туган көне театрыбызда ел да зурлап үткәрелә. Башка елларны ул театр фойесында узса, әле Тукай һәйкәле янына чыктык. 26 апрель һәр татарның күңеленә уелган зур бәйрәм ул, – ди “Нур” театрының әдәбият бүлеге мөдире Гөлнур Усманова.

Әлеге бәйрәмгә башкалабыз мәктәпләреннән дә килгәннәр иде.

– Балаларны дәрестән алып килдем. Белсеннәр, күрсеннәр димен. Бу тарихи вакыйга, – ди 84нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмира Фәһим кызы.

Әйткәндәй, Уфа халкы “Нур” театры каршында һәйкәлнең ачылуына бик шат.

– Һәйкәлне ачканнан бирле моннан көне буе кеше өзелми. Урыны да яхшы. Тукаебыз Уфаны балкып тора, – ди Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов.

Тукай – мәңгегә безнең йөрәкләрдә, аның рухын милләтебез белән искә алып, халкыбыз күңелен тагын да нурлыйк. Тукаебыз белән горурланыйк!

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*