enrutat
Баш бит / Тукай иҗаты – тәрбия чыганагы
Тукай иҗаты – тәрбия чыганагы

Тукай иҗаты – тәрбия чыганагы

Түбән Кама шәһәренең З9 нчы балалар бакчасында ике көн рәттән Бөек шагыйребез иҗатына багышланган “Без – Тукайлы халык мәңгегә…” дип исемләнгән шәһәркүләм чара уздырылды (быел сигезенче мәртәбә уздырыла!) Методик берләшмәдә тәрбиячеләр, татар теле белгечләре тәҗрибә уртаклашудан тыш, квест уеннар, викториналар, шөгыльдән өзекләр күрсәттеләр, “Гомер юлына керүчеләргә…” дип исемләнгән мюзиклда катнаштылар. Ә, балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар “Без – Тукай варислары” дип исемләнгән, Тукай иҗатына нигезләнгән зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесендә көч сынаштылар.

“Туган тел” бәйрәмен чагылдырган бәйгедә катнашучы балаларны сәламләү өчен иң элек сүзне узган ел Тукай варисы титулына ия булган, 39 нчы балалар бакчасының 9 нчы төркемендә тәрбияләнүче Ризаев Тимурга бирдек. Ул яшьтәшләренә уңышлар теләп Г.Тукайның “Көзге һәм маймыл” дигән шигырен үтә дә матур итеп сөйләде. Сүз уңаеннан, быел “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең!” дип исемләнгән шәһәркүләм сәнгатьле шигырь уку бәйгесендә һәм “Сөйкемле бала” конкурсында ул беренче урынга лаек дип табылды, асылташлар белән чигелгән, зәвыклы түбәтәйгә ия булды. Димәк, Тукай варисы кайда да сынатмый!

Габдулла Тукай иҗаты гүзәллек патшалыгының хозурлыгын тоярга өйрәтә, әйләнә-тирәгә, табигатькә карата сакчыл, гадел караш, киң күңеллелек тәрбияли. Шуңа да бәйгедә катнашырга теләк белдергән балалар биремнәрне яратып, теләп башкардылар. “Мин – Тукай варисы” дигән беренче биремдә әти-әниләре белән берлектә үзләренең гаилә тәрбиясендә Тукай иҗатының кулланылышы турында сөйләп-сәхнәләштереп күрсәтсәләр, икенче “Тукай геройлары бүгенге көндә” дигән бирем, кызыклыгы белән дә, актуальлеге белән дә аерылып торды. Нәни варислар лего-конструкторлар аша Г.Тукай әсәрләрендәге геройларны төзеп кенә калмадылар, әкияти персонажларны “җанландырып”, алар әлеге геройларны ни өчен сайлаулары, кайсы әсәрдән булуы, хәттә тәрбияви әһәмиятен дә әйтеп бирделәр. “Әкияттә-кунакта” дип исемләнгән өченче бирем аша сабыйларның зирәк, тапкыр булуларын ачыкладык. Г.Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый” һ.б. балалар бакчасы программасына кертелгән әсәрләре аша нәни варисларның игътибарлыкларын барладык. Экранда яктыртылган төрле рәсемнәр арасыннан һәрбер балага аерым бирелгән сорауга җавап табуы, дөреслеген тикшерү, дәлилләү өчен хәттә җавапларның да экраннан күрсәтелүе сабыйларга гына түгел, тамашачыларга да кызыклы иде.

“Тукай иҗатында – табигать” дигән дүртенче бирем өй эше итеп бирелүе дә бик әһәмиятле иде. Балаларның әти-әниләре белән берлектә ясалган рәсемнәре, кул эшләре Тукай иҗатын чагылдырган “табигать матурлыклары” күргәзмәгә урнаштырылды, һәммәбезнең күңеленә хуш килде…

Замана таләпләренә яраклаштырылган Кәҗә белән Сарык, игътибар үзәгендә булдылар, алдагы көнне планшетка юлыгып, дус-иптәшләрен шуннан карап күзәтсәләр, бәйге барышында балалар янына үзләре кунакка килделәр, ял минутында нәни варисларны уйнаттылар, сорауларга җавап биргәндә исә аларны үсендереп, уйларга, фикер йөртергә булыштылар, ягъни алып баручының уң кулына, ярдәмчесенә әверелделәр.

Бәйгегә сабыйлар гына түгел, әти-әниләр дә яхшы хәзерлек белән килгәннәр иде. Аларның катнашуы ямь өстенә ямь өстәде, бәйрәм эчтәлеген тагы да баетты. Шуңа да урын билгеләгәндә хөкемдарларга озак кына бәхәсләшергә туры килде. Бәйгедә, жюри составында катнашкан кунакларыбыз: Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җәмәгатьчелек оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Сафиуллин Фәрхәд Шафигулла улы, Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкче урынбасары Вазиева Гөлнара Фарил кызы, Бөтендөнья татар конгрессы, Түбән Кама бүлеге җитәкче урынбасары Исмагилова Вәсилә Исмәгыйль кызы, Аксакаллар шурасы җитәкче урынбасары – Һадиуллин Мәснәви Габдулла улы, Үзәкләштерелгән Китапханәләр системасының җаваплы китапханәчесе Петрова Ләйсән Рифкат кызы, варисларыбызның эшен биш баллы система белән бәяләп, түбәндәгечә нәтиҗә чыгардылар. Беренче урынга 93 нче балалар бакчасыннан Ибрагимов Әмир, 2 нче урынга Бадретдинова Диляра (86 нчы б/б) белән Хөсәенов Рамазан (74 нче б/б), өченче урынга Гильфанов Рамазан (76 нчы б/б) һәм Әхмәтҗанова Ясминә (64 нче б/б) лаек булды. Шулай ук Г.Тукай иҗатына кечкенәдән үк гашыйк булган Хасаншина Азалия (1 нче б/б) “Иң мөлаем Тукай варисы”, Фаляхутдинова Аделя (15 нче б/б) “Иң сөйкемле Тукай варисы”, Гарипов Динар (39 нчы б/б) “Иң зирәк Тукай варисы”, Назипова Әнисә (42 нче б/б) “Иң ягымлы Тукай варисы”, Минһаҗев Илназ (49 нчы б/б) “Иң зәвыклы Тукай варисы”, Сафиуллин Булат (83 нче б/б) “Иң күркәм Тукай варисы” дигән номинацияләрдә җиңү яуладылар “Тукай варисы – 2018” дип язылган алтын медальгә, дипломга ия булдылар. Шулай ук барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Минһаҗевлар гаиләсенә (49 нчы б/б) әтиләре дә катнашкан өчен Бөтендөнья татар конгрессы, Түбән Кама бүлеге җитәкчесе исеменнән кызыксындыру бүләге тапшырылды.

2018 нче ел варислары белән бергә бөек Тукаебызның “Туган тел” җырын җырлап бәйгебезне тәмамладык. Тамаша кылучылар да, бәйгедә катнашучылар да барысы да канәгать иделәр, таралышырга һич тә ашыкмадылар. Бертавыштан шушы күркәм бәйгене киләчәктә республика күләмендә уздырырга кирәклеге турында тәкъдим керттеләр.

Тукайның педагогик карашлары тулысы белән бүгенге педагогика таләпләренә туры килүе, без – педагоглар өчен аеруча әһәмиятле тәрбия чыганагы.

“Без – Тукай варислары” проекты авторы: Мирхазова Нурзия Рашит кызы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*