enrutat
Баш бит / Тукай калага бирешми. “Ак калфак” чираттагы сәфәренннән кайтты
Тукай калага бирешми. “Ак калфак” чираттагы сәфәренннән кайтты

Тукай калага бирешми. “Ак калфак” чираттагы сәфәренннән кайтты

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы ел саен уздырыла торган өч көнлек күчмә утырышын быел Тукай районында үткәрде.

Телебезне, мәдәни мирасыбызны, милләтебезнең ул төбәккә генә хас йолаларын, гореф-гадәтләрен, шул якның күренекле шәхесләрен, авыл­ларның тарихын һәм яшәе­шен өйрәнүгә багышланган сәя­хәт гаять колачлы һәм га­җәеп мәгънәле итеп әзерлән­гән иде.

“Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай мил­ләт” исеме астында узган җыенга 7 чит илдән, Россия­нең 18 тө­бәген­нән, респуб­ликаның 38 районыннан килгән 150дән артык ак калфаклы ханым, туташлар һәм шушы район тумасы – Са­лих-Тукай авылы кызы, Татар­станның халык ар­тис­ты, мө­галлимә, яраткан җыр­чы­быз Зөһрә Сәхәбиева, шулай ук Татарстанның халык, Рос­сия­нең атказанган артисткасы, Камал театры артисты Да­ния Нуруллина, кү­ренек­ле ша­гыйрә Эльмира Шә­ри­фул­лина, язучы, тарихи романнар авторы Марат Әмир­ха­нов өч көн буена өч төркемгә бүленеп, иртәннән башлап төнге берләргә кадәр программага кергән бар авыл­ларны да йөреп чыктылар, андагы халык белән аралаштылар, ул авыл­ларга хас сәхнә­ләште­релгән йолаларны карадылар, алар белән бергә уйнады, биеде, җыр­ладылар.

Белүебезчә, Тукай районы Чаллы һәм Түбән Кама шә­һәр­ләре чолганышында яши. Ә зур шәһәрләргә якын урында яшәгән халыкның яшәү рә­ве­ше дә үзгәрәк була. Җитмәсә, халыкның да шактые әлеге шәһәрләргә йөреп эшли.

– Бер яктан, бу безнең өчен бераз катлаулылык тудырса, икенче яктан, алар­ның якын булуы – көндәлек керем дигән сүз, – дип сөенә район башлыгы Фаил Камаев. – Җитеш­терелгән көндә­лек продукция: сөте, ите-мае, ик­мәге, яшел­чә, җиләк-җимеш ми­нуты-сәгате белән Чаллы халкына барып ире­шә бит. Безнең район эре авыл хуҗа­лыгы кооперативлары, дис­тә­­ләгән крес­тьян-фермер ху­җа­лыклары, гаи­лә фермалары булуы белән дә отышлы. Быел районда тагын 5 сөт комплексы тө­зелә.

Безгә дә Биклән авылында шәхси эшмәкәр Римма Крицкая, Бахчисарай, Иске Җирек­ле авылларында атлар үрче­түче, мөгезле эре терлек, Вен­гриядән кайтартылган көнгә 27шәр литр сөт бирүче токымлы таналар, тавыклар бе­лән эш итүче Равил Миннеху­җин; бары тик үз гаиләсе – хатыны, улы-килене, оныклары белән генә бәрәңге, кишер, чөген­дер, кәбестә, суган үс­тереп, аларны үзе сортларга аерып, юып, киптереп, 3-5-10 килолы итеп пакетларга тутыра торган, компьютерга көй­ләнгән супер технологик линиясе булган Минталип Миң­не­ханов­лар­ның гаилә кооперативы белән танышып, ты­рышлык­ларына сокланырга насыйп булды.

Биш төрле милләт халкы яшәүче иң зур авылларның берсе (3,5 меңгә якын кеше яши, һәм мондый авыллар районда берничә) Новотроицк авылы мәдәният йортын ремонттан соң тантаналы рәвештә ачкач һәм аның директоры Лилия Ситдыйковага 100 мең сумлык сертификат тапшырганнан соң, пленар утырышка махсус килгән Татарстанның Премь­ер-ми­нистр урынбасары, Бө­тен­дөнья татар конгрессы­ның Милли шура рәисе, берничә ел элек кенә Чаллы шәһәре мэры булып эшләгән Васыйл Шәйхрази­ев бу як­лар­ның икътисади мөмкин­лекләрен дә, соци­аль-мәдәни хәлен дә бик әйбәт белә. Шуңа да ул Тукай районы авыл­ла­рының Фаил Камаев эшләгән ике елга якын арада танымаслык булып үзгәрүен, чистаруын, күп кенә мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, социаль объектларда капиталь ремонт үткәре­лүен зур ка­нә­гатьләнү белән билгеләп үтте. Һәм моның серен дә ачты: аккалфаклылар “гаепле” икән бит моңа. Чөнки шушындый ук өч көнлек күчмә утырыш 2016 елда Актанышта Фаил Камаев район башлыгы булып эшләгәндә узган, район объектлар яңартылу ягыннан да, рухи яктан да баеп калган иде.

– Чыннан да, сез – аккалфаклылар, идеяләре ташып торучы җитәкчегез Кадрия Идрисова җитәкчелегендә, җәмәгать тәртибендә эш­ләсәгез дә, милләтебезнең рухи байлыгын – телен, тарихын саклау, онытылып бара торган гореф-гадәтләрне, йолаларны табуда, кулланышка кертүдә зур эш башкарасыз, – диде ул. – Алга таба без сез­дән тагын да күбрәкне өмет итәбез. Телебезне сак­лаучылар – аналар һәм дәү әниләр бит!

Люция Фаршатова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*