enrutat
Баш бит / Тукай музеенда – Тукай премиясе кандидатлары
Тукай музеенда – Тукай премиясе кандидатлары

Тукай музеенда – Тукай премиясе кандидатлары

Татарстанның иң дәрәҗәле премиясенә — Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче мәдәният әһелләрен бөтенесен берьюлы Тукай музеенда күрергә мөмкин. Казанның Тукай әдәби музее ел саен апрель ае керүгә Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән чираттагы кандидатларны үзенә җыя.

2014 ел өчен Тукай премиясе лауреатларын игълан итәргә дә санаулы көннәр калып бара. Бу юлы да киң катлау җәмәгатьчелек белән очрашуга Тукай музеена соңгы елда татарлар тарихына багышланган дүрт китап авторы Фатыйх Сибагатуллин, язучы Нурислам Хәсәнов, шагыйрә Флера Гыйззәтуллина, музыкант Фән Вәлиәхмәтов, җырчы Рафаэль Ильясов, портретчы рәссам Илгизәр Самакаев һәм каллиграф Владимир Попов килгән иде. Алар үз иҗатлары белән таныштырып, тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Быел шулай ук Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән, әмма Тукай музеендагы очрашуда катнаша алмаган шәхесләрнең дә иҗаты игътибарсыз калмады. Шулай итеп, шагыйрә, илле елдан артык балалар укыткан мөгаллимә Клара Булатова турында журналист Атлас Гафиятов, 90н чы еллардан татар милли үзаңы үсешенә өлеш керткән язучы Вахит Имамов хакында галим Хатыйп Миңнегулов, соңгы ике елда Татарстан композиторлары антологиясен яздырган Татарстан Дәүләт симфоник оркестры баш дирижеры Александр Славутский турында музыкант Җанбәк Монасыйпов сөйләде.

Башка еллардагы шундый ук очрашулардан аермалы буларак, музейга әле узган ел гына Тукай премиясенә ия булган лауреатлар да чакырылган иде. Мәгълүм ки, ел саен апрель башында Татарстан музейларында «Бүләк көне» оештырыла. Бу чорда, гадәттә, халык музейларга экспозицияләрне баетырлык төрле тарихи ядкарьләр бүләк итә. Шушы күркәм традицияне дәвам итеп, декоратив-гамәли сәнгать остасы, күн мозаикасы техникасында башкарылган хезмәтләре өчен 2013 елда Тукай бүләген алган Софья Кузьминых инде озак еллар Г.Камал театры сәхнәсендә барган К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакленә ясаган зәңгәр шәлне Тукай музеена китерде. Бүләкне музей директоры Гүзәл Төхвәтова кабул итеп алды. Үзе бер сәнгать әсәренә тиң зәңгәр шәл заманында режиссер Марсель Сәлимҗанов соравы буенча иҗат ителгән. Софья Кузьминыхның, әлбәттә, Тукайга багышланган хезмәтләре дә җитәрлек. Әмма аларны инде ул дәүләт карамагына тапшырган.

2013 елда Тукай премиясенә кандидатлар белән үткәрелгән кичәдә татар композиторы Шамил Тимербулатов та катнашкан иде. Президет Указы белән лауреатлар исемлегенә керсә дә, кызганычка, ул Дәүләт бүләген үз кулларына алырга өлгермәде: автоһәлакәттә вафат булды. Композиторның кызы Гөлнара Тимербулатова Тукай музеена әтисенең портретын һәм премиягә лаек дип табылган симфония-оратория язмасын бүләк итте. Әлеге әсәр Габдулла Тукай һәм Равил Фәйзуллин шигырьләренә иҗат ителгән. «Тукай әтинең язмышына нык йогынты ясады. Аның соңгы язган «Болгар риваятьләре» әсәре дә Тукай иҗатына нигезләнгән иде. Һәм һәлакәткә очраганда да аның Әстерхан шәһәреннән Тукайга һәйкәл ачу тантанасыннан кайтып килеше иде…», — дип сөйләде Гөлнара Тимербулатова.

Сер түгел, үткән гасырның 50нче еллар азагыннан тапшырыла башлаган Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге төзелгәндә, җәмәгатьчелектә ул еш кына гауга чыгуга да сәбәп була. Шуңа күрә кайбер елларда лаеклылар юк дигән нәтиҗәгә килеп, әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлар өчен Дәүләт бүләген тапшырмый калган вакытлар да бар. Мондый күренешләр бигрәк тә язучылар даирәсендә күзәтелә. Быел, мәсәлән, Тукай якташы, татарлар тарихына кагылышлы дүрт китап авторы Фатыйх Сибагатуллинның кандидатурасы бәхәсләр уятты. «Дустым шагыйрь Ркаил Зәйдулла миңа Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясенә дәгъва итәргә киңәш итә. Әмма минем китапларда андый премиягә бара торган бернинди дә фәнни ачышлар юк. Бу — фәкать төрле тарихи чыганаклардан эзләп, булганны туплап, һәм, билгеле инде, бераз үземнең фикерләрне кыстыртып язылган, бик ансат кына укыла торган китаплар. Аларның беренчесе «От Атиллы до Президента» дип атала. Китаплар нигә урыс телендә дигәндә, татарларның килеп чыгышын, көнкүрешен һәм бүгенге көндә кемнәр икәнен киңрәк даирәгә танытасым килде: бөтен урысча укый белгән кешеләр белсен өчен. Соңгы язылган «Татары и евреи» дигән әсәрем бүгенге көндә инглиз теленә дә тәрҗемә ителә. Китапны Америкага, Израильгә дә соратып алдылар. Татарлар өчен оялмый торган китаплар булып чыкты алар», — дип сөйләде Фатыйх әфәнде.

Фатыйх Сибгатуллин сөйләгәннәрдән аңлашылганча, бабайларыбызның килеп чыгышы, тарих белән ул электән кызыксынган. Әмма менә китап язарга этәргән бер вакыйга булган икән. «Бервакыт мине Россиянең бер төбәгенә губернатор итеп куярга теләгәннәр иде. Әмма шул чакта татар милләтеннән булганыма күрә, кандидатурамны кире кактылар. Безнең тарихтагы урыныбызны беләсем килде», — дип төшендерә Фатыйх Сибгатуллин.

Шагыйрә Флера апа Гыйззәтуллина исә ни өчен башка гүзәл затлар кебек үк мәхәббәт турында шигырьләр язмавының серен ачты. «Мәхәббәт шигырьләрен язуы җиңел,мәктәп елларыннан алып, картаеп үлгәнче сөю хисләре турында язучылар бар. Әмма безнең буын, хәзер инде 80 яшен тутырган кешеләр, — сугыш елы балалары, ятимнәр. Без сугышка кадәрге, сугыш вакытындагы һәм аннан соңгы елларның авырлыгын җилкәләребезгә салып, көне-төне эшләп, гаилә корып, хәләл җефетләребезне кадерләп яшәдек. Бәлки шуңа күрәдер дә мин мәхәббәт турында яза алмыйм. Безнең тәрбия — сугышу һәм җиңү», — ди Флера Гыйззәтуллина.

Флера ханым татар әдәбиятына үткән гасырның 60нчы еллар башында проза әсәрләре белән килеп керә. Аннан соң поэмаларга күчә. Бүген инде аның йөзгә якын поэмасы исәпләнелә. «Күптән түгел яңа китабымны тупладым, анда 70ләп поэма урын алды, — ди шагыйрә. — Бу эшне тәмамлауга 30нчы елларда күп газаплаулар күргән, ике тапкыр концлагерьга озатылган галим Гали Рәхимгә багышлап зур әсәр яза башладым. Тиздән «Мәдәни җомга» газетасында аның бер өлеше дөнья күрергә тиеш. Әле санап чыктым: минем ун китабымда Тукай турында 96лап әсәрем бар икән. Мин биш яшьтән — әнисез, ә Бөек Ватан сугышы вакытында әтисез калып, ятимлектә нужа күреп үстем. Һәр язучы әсәрләрендә үз язмышыннан алып яза, язмышны беркайда да куеп булмый. Тукай белән безнең язмышлар күз яшьләре кебек охшаш».

Флера ханымның сүзләренә дәлил итеп, язучы Нурислам Хәсәнов та әсәрләрендә үз тормышыннан алып язуын ассызыклый. «Мин Татарстанның Саба ягыннан, 1991 елдан безнең авыл Теләче районына керә. Мин 1941 елда тудым, авиация институтында белем алдым, Казанда мотор төзү заводында инженер булып эшләдем. Әдәби әсәр язар өчен дә, үзеңне таныр өчен дә башта кешеләрне таный, әйләнә-тирәдәгеләрнең холык-фигелен тоя белергә кирәк. Менә шуннан соң инде фикерләреңне тормыш проблемаларына бәйләп, әсәрләреңә күчерәсең. Әсәр укыла икән — бу язучының бәхете, димәк, күпмедер дәрәҗәдә татар әдәбиятына өлеш кертә алгансың дигән сүз», — дип нәтиҗә ясады Нурислам Хәсәнов.

Ә соңгы егерме елда каллиграфия өлкәсендә осталык туплаган, тугра, шамаил һәм шәҗәрәләр иҗат иткән рәссам Владимир Поповның шәхси күргәзмәсе тиздән Тукай музеенда оештырылыр дип көтелә. «Татарстанда беренче тапкыр Тукай премиясенә каллиграф тәкъдим ителә. Бөтен дөнья бу сәнгать белән кызыксына, аңа югары урыннар бирә, — дип сөйләде Владимир Попов. — Татарстанда мин 1947 елдан бирле яшим, 63 ел иҗат гомеремне шушы төбәккә багышладым. Үземне сынлы сәнгатьнең бөтен төрендә дә сынап карадым, һәм менә каллиграфиядә тукталдым. Әмма Татарстанда нишләптер каллиграфия сәнгатенә, бигрәк тә минем иҗатыма битараф булдылар, хәтта мәдәният өлкәсендәге җитәкчеләр, шулай ук мөфтият тә кызыксынмады. Шуңа күрә Казанда минем әсәрләр танылмый калды. 2000 елда Мәскәүдә шәхси күргәзмәм узгач, мине Иранга чакырдылар. Россия Чит ил эшләре министрлыгы ярдәме белән инде хәзер көнчыгыш һәм гарәп илләрендә барлыгы 19 күргәзмә үткәрдем. Белгечләр Казанны яңа каллиграфия Мәккәсе дип атый башлады. Куанычка, соңгы елларда Татарстан Мәдәният министрлыгының минем иҗатыма мөнәсәбәте үзгәрде», — дип соң булса да сөенече белән уртаклашты Владимир Попов. Кайбер хезмәтләрен Тукай музее залында күрсәтергә чакыруны ул куанып кабул итте.

Башкортстанның күренекле артист Марат Шәрипов җитәкчелегендәге «Рамазан» милли-төрки агарту үзәге тарафыннан Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә 2014 елда Тукай премиясенә тәкъдим ителгән, инде 50 елга якын сәхнәдән төшмәгән гармунчы һәм җырчы Фән Вәлиәхмәтов, аңлашыла ки, җәмәгатьчелеккә үзенең әйтәсе сүзләрен көй-моңнары аша җиткерде. Ул гармунында уйнап, «Каюм көе», «Герман көе» кебек халкыбызның яраткан җырларын башкарды.

Шулай ук илле ел Татарстан радиосында эшләгән танылган артист Рафаэль Ильясов исә тамашачыларга җыр бүләк итә алмады. Артист үзенең йөрәгенә ишарә ясап, табиблар шушы көннәрдә генә әле җырламаска кушканлыгын әйтте. «Тукай премиясенә мине радиодагы эшчәнлегем өчен түгел, ә җырчы буларак тәкъдим иттеләр, бу — минем өчен бик зур җаваплылык. Аллага Шөкер, бик күп җырларга туры килде, илне гиздем, төрле сәхнәләргә чыктым. Радиода эшләгән елларда да татар җыр сәнгатен танытуга өлеш керттем дип уйлыйм. Радио тыңлаучылар шалтыратып, яисә урамда күреп, рәхмәт сүзләрен әйтсәләр, бик шатланам», — дип хисләре белән уртаклашты артист.

Әдәбиятчы галим, Тукай музееның остазы Хатыйп Миңнегулов үз чиратында 2014 елда Дәүләт премиясенә дәгъва иткән язучы, музыкант һәм рәссамнарга мөрәҗәгать итеп, аларның иҗаты Татарстанда шулай гаммәви тикшерүгә куелуы ук үзе зур бәхет икәнлеген ассызыклады. Аларга ул Тукай бүләгенә ия булганда яки аны алмаган очракта да, иң мөһиме — иҗаттан аерылмаска теләде.

Лилия ГАДЕЛШИНА, «Интертат» ЭГ

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*