tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай районында “Көзге вальс ” фестивале уздырылды
Тукай районында “Көзге вальс ” фестивале уздырылды

Тукай районында “Көзге вальс ” фестивале уздырылды

26 нчы сентябрь көнне  Тукай районында  “Көзге вальс ” фестивале уздырылды. Бәйрәм тантанасында Тукай муниципаль районы башлыгының социаль мәсъәләләр буенча урынбасары-Гөлнара Фердинантовна Ганиева,Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юсупова Ләйсән Илгизаровна, районыбыз шагыйрәсе- Татарстан Республикасы Язучылар берлегенен шәрәфле әгъзасы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгының ” Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен” дигән кукрәк билгесе иясе, ” Тукай районы гимны” авторы, җирле шагыйрәбез, Рәзинә Габделбар кызы Сәетгәрәева, районның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Резеда Рәвис кызы Гарипова, укытучы-мөгаллим, Бөтенсоюз конкурслар лауреаты, дипломант, 200 дән артык җыр авторы, Рөстәм Котдус улы Әхмәтхановлар катнаштылар.

Бәйрәм кунаклары- Камаз мәдәният сараеннан “Вдохновение”клубы биючеләре , “Кызыл калфак”балалар бакчасы коллективы, Калмаш авылының “Өмет”, Күзкәйнең “Хәтирә”, Калмиядән ” Киңәш”, Боерганнан “Ядкарь” ветераннар клубларының чыгышлары бик матур булды. Аш-су, җиләк- җимеш , кул эшләре күргәзмәләре сокланырлык итеп ясалган иде, учакта пешкән балык шулпасы, пылау телләрне йотарлык тәмле булды. Килгән кунаклар, авыл кешеләре оештыручы кызларга –аккалфаклыларга рәхмәтле булып таралышты. Ә без үз чиратыбызда иганәчелек ярдәме күрсәткән авыл кешеләренә, мәчет картларына исәнлек телибез.

Кызларның осталыгына сокланып туя алмыйбыз. Чын татар мохиты яши бу җирлектә. Күңелләре киң, эшләре матур. Шундыйлар булганда, гореф-гадәтләребезне югалтмабыз, туган телебез саклап калырбыз, дип хәбәр итә Тукай районы “Ак калфак” бүлеге.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*