tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай туган көнендә бүләккә – китаплар
Тукай туган көнендә бүләккә – китаплар

Тукай туган көнендә бүләккә – китаплар

26 апрель татар хатын – кызлары ижтимагый оешмасы “Ак калфак” бихисап чаралар оештырды. Күптән түгел ачылган бөек Тукай һәйкәленә чәчәкләр салырга Дим бистәсенең 103 нче номерлы мәктәбе укучылары килде.

Башкортостан “Ак калфак” оешмасы житәкчесе Люция Вафина балаларны Габдулла Тукайның туган көне белән котлап, истәлеккә китаплар бүләк итте.

Күзләренә яшьләр китерерлек укылган шигырләр белән 115 балалар бакчасында аларны кечкенәләр көтә иде. Һәрбер чараның йөзек кашы булган балалар ансамбле “Ләйсән” чыгыш ясады. Татар якшәмбе мәктәбе укытучысы Миләүшә Хайбунасова -Туган тел көненә багышланган очрашу алтын яшьтәгеләрнең жыр-моңы белән тәмамлануына куаныч белдерде.

Рузил Имамов

Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*