tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай турында кызыклы фактлар
Тукай турында кызыклы фактлар

Тукай турында кызыклы фактлар

Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла әфәнде Тукаев тууына 134 ел була.
Якты дөньяда 26 ел гомер кичереп бакыйлыкка күчкән шагыйрь турында без ниләр беләбез, аның тормыш һәм иҗат юлында нинди кызыклы фактлар булган. Әлеге язмада шулар турында сөйләп узасым
 килә.

  1. Тукайның кечкенә вакыттагы фотосурәтләре сакланмаган, дөресрәге, балачакта ул фотога төшмәгән, чөнки ул чорда авылларда фотограф булмаган. Шагыйрь 1903 елда унҗиде яшендә беренче тапкыр объектив каршына басарга җөрьәт итә. Тукай фотога төшәргә яратмаса да, архивларда шагыйрьнең 2 дистәгә якын фотосы бар.

    Тукай озын буйлы шәкерт янында басып тора

  2. Язылган һәр шигырь юлы өчен Габдулла Тукайга 50 тиен көмеш яисә алтын белән түли торган булганнар. Үз заманында Тукаев иң күп түләнүчән шагыйрь булып исәпләнгән.
  3. Габдулла Тукай үз язмаларын газета-журналларга биргән вакытта төрле тәхәллүсләр (псевдоним) кулланган. Бүгенге көндә галимнәр Тукайның үз мәкаләләрен имзалаганда 70кә якын тәхәллүсе булуын дәлиллиләр. Алар арасында: “Кырмыска”, “Шүрәле”, “Тәртә башы”, “Догачы”, “Каз”, “Бер фикерче”, “Биик усал”, “Болгар”, “Имзасыз да Яраретдинов”, “Милләтче”, “Мин язмадым”, “Мылтык”, “Мәҗнүн”, “Мөсафир”, “Салам Торхан”, “Счет төймәсе”, “Сөңге”, “Уральск кешесе”, “Хәйләсез”, “Чапансыз”, “Шәкерт угы”, “Җен” һ.б. имзалар бар.

    “Халык моңнары” китабы

  4. Габдулла Тукай татар, гарәп, фарсы, төрек һәм урыс телләрендә ирекле аралаша һәм яза белгән.
  5. Замандашлары сөйләве буенча Габдулла Тукай кием-салымга артык игътибар итмәгән. Шагыйрь тормышыннан шундый вакыйга билгеле: базардан яңа пиджак алгач, аның 2 размерга зуррак булуына карамастан, ул аны бер дә кыенсынмыйча, шактый озак кына киеп йөргән.

    “Болгар” кунакханәсе

  6. Габдулла Тукай халык җырларын бик тә яраткан һәм аларны җыю буенча да шактый гына эшләр башкарган. Шагыйрь 1910 елда “Шүрәле” тәхәллүсе белән имзаланган “Халык моңнары” дип исемләнгән, үз эченә 28 җырны туплаган китап бастырып чыгара.
  7. 1906-1907 нче елларда «Әл-гаср әл-җәдид» («Яңа гасыр») җурналында Габдулла Тукай Иван Крыловның 65 мәсәлен тәрҗемә итеп бастыра.
  8. Габдулла Тукайның Казанда “Болгар” кунакханәсенең 40нчы бүлмәсендә яшәгәне күпләргә мәгълүм, әмма Тукай әлеге кунакханәдән тыш 1907 елда “Сарай” кунакханәсе номерларында (Париж Коммунасы урамы, 9 нчы йорт), соңрак кыска гына вакыт “Свет” кунакханәсендә, ә 1912-1913 елларда “Амур” кунакханәсе (Мәскәү урамы, 70 нче йорт).
  9. “Амур” кунакханәсе бинасы

    Тукай тормышында хатын-кызлар күп булганмы? Җаекта яшәгән елларында Тукайның ошатып йөргән 2-3 туташы булуын язалар һәм аларның барысының да исемнәре Фатыйма булуын искәртәләр. Ә инде Казанга күченеп килгәч, шагыйрь күңеленә һәм иҗатына йогынты ясаган туташлар исемлегендә бары тик Зәйтүнә Мәүлүдова гына була. Зәйтүнә Тукайның замандашы һәм дусты – язучы Фатих Әмирханга туган тиешле була. Шуңа күрә Тукай белән Зәйтүнәнең танышуына сәбәпче кеше дә – Фатих Әмирхан. Тукай белән Зәйтүнә өч мәртәбә очрашалар. Һәр очрашу кыенлык белән уза: Тукай йә чыгып китә, йә салкынлык күрсәтә. Ләкин бер кичә алдыннан ул Зәйтүнәгә контрамаркамы, билетмы бирә, очрашырга сөйләшәләр, ләкин очраша алмыйлар. Зәйтүнә Казаннан күченеп киткәндә Тукай аны озатырга төшмәкче була, ләкин соңарган дип әйтәләр, ул пристаньга төшә алмый. Бер яктан, Тукай Зәйтүнәгә һич тә битараф булмаган, икенче яктан, сәламәтлеге булмау, күзендәге табы аркасында мәхәббәт хисләрен куертудан үзен-үзе тыеп торган.

    Зәйтүнә Мәүлүдова

  10. Тукай вафат булу алдыннан нәширләрдән алырга тиешле булган 500 сум акчасын 2 сәләтле баланы рус уку йортларында белем алыр өчен сарыф итәргә дип васыять итә. Шулай ук 1913 елда Петербургның мөселман хәйриячәлек җәмгыяте вафат булган Габдулла Тукаев истәлегенә сәләтле балалар өчен һәркайсы 100әр сум булган махсус 2 стипендия булдыра.
  11. Шагыйрьнең үзе исән чакта 22 исемдә 46 китабы нәшер ителгән. Ә 1917 нче елга кадәр Тукайның 72 китабы 221900 нөсхәдә нәшер ителгән.
  12. Тукай вафат булган көнне Казанда рәсми булмаган матәм көне игълан ителә. Шәһәрдәге кибетләр, заводлар эшләмәгән. Фабрикаларда кыска эш көне игълан ителгән. Бу көнне мәктәп-мәдрәсәләрдә укулар туктатылган. Ул заман өчен хатын-кызларның зиратка баруы тыелган булуга карамастан, татар хатын-кызлары гимназиясен оештыручы Фатиха Аитова укучы кызларга Тукайны күмәргә барырга рөхсәт бирә.

    Тукайны соңгы юлга озату

  13. Тукай вафатыннан соң Казанда тышлыкларына Тукай сурәте төшерелгән конфетлар, шәм, сабын чыгара башлаганнар. Тукай музеендагы экспонатлар арасында шагыйрь сурәте төшерелгән конфет тышлыгын әле дә күреп була. Әлеге конфетларны Казан сәүдәгәре Вәлиулла Ибраһимовның Шамил йортында урнашкан “Альфа” кондитер фабрикасы чыгарган (1913).

    Тукай сурәте төшерелгән конфет тышлыгы

  14. Шагыйрьнең вафатыннан соң аның йөзеннән гипс битлек төшереп алынган, бүгенге көндә ул Казандагы Г.Тукай Әдәби музеенда саклана. Бу битлекнең язмышы бик үзенчәлекле. Аны 1958 елда Мөлеков атлы бер Алмата кешесе СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы – Тел, әдәбият һәм тарих институтына алып килә. Ул әлеге битлекне 30нчы елларда Оренбургта Гыйльметдин Шәрәфнең бертуганы Борһан Шәрәф биргәнен әйтә. Берникадәр вакыттан соң битлекне Дәүләт музеена тапшыралар, анда ул утыз ел саклана. 1988 елның апрелендә, Тукайның вафаты көнендә, битлекне музейга килүчеләргә күрсәтәләр.

    Шагыйрьнең вафатыннан соң төшереп алынган гипс битлек

    Үз вакытында Дәүләт музееның әдәби экспозицияләр бүлеге хезмәткәрләре – сынчылар Садри Ахун һәм Баки Урманче битлекне өйрәнеп, аның чыннан да шагыйрьнең йөз чалымнарын тулысынча күчерүен белдерә. Баки Урманче гасыр башында мондый битлекләрне гадәттә Казан университетының медицина факультеты студентлары төшергәнлеген хәбәр итә. Шагыйрьнең йөзеннән гипс битлек төшереп алу хәстәрен кем оештырган? Сораулар күп. Шунысы аңлашыла: Тукайның якын дусларыннан берәү аның кадерле чалымнарын киләчәк буыннар өчен саклап калырга теләгән. Бәлки, Фатих Әмирхандыр? 1926 елга кадәр, ягъни Фатих Әмирханның вафатына кадәр, бу битлек аңарда сакланган дигән фаразлар бар.

  15. Казан шәһәрендә Габдулла Тукайның өч һәйкәле бар. Аның берсе Тукай исемен йөртә торган скверда, икенчесе М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры бинасы янында һәм өченчесе шагыйрьнең җәсәде күмелгән Яңа татар бистәсе зиратында.

Булат Ибраһим,
“Татарлар” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*