tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тукай укулары» финалында республиканың иң яхшы укучылары һәм укытучылары көч сынашачак
«Тукай укулары» финалында республиканың иң яхшы укучылары һәм укытучылары көч сынашачак

«Тукай укулары» финалында республиканың иң яхшы укучылары һәм укытучылары көч сынашачак

Арча районында узачак «Тукай укулары» финалында республиканың иң яхшы укучылары һәм укытучылары көч сынашачак.

VIII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 12 апрельдә башлана. «Тукай укулары»ның максаты — шагыйрьнең мирасын өйрәнү, укучыларның интеллектуаль иҗат эшчәнлегенә кызыксынуларын арттыру, фәнни-тикшеренү эше күнекмәләрен үстерү, мөстәкыйль һәм иҗади фикерләү, алган белемнәрне практикада куллану, дип хзбәр итә,  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Конференциядә катнашу өчен 8-11 нче сыйныф укучылары арасында 227 фәнни-гамәли эш килгән. Арча, Әтнә, Балтач, Лаеш, Чистай, Алабуга, Балык Бистәсе, Мөслим районнары, Казан һәм Яр Чаллы укучылары аеруча активлык күрсәтте, ди оештыручылар. II турда катнашу өчен 120 эш сайлап алынган.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*