tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай якташлары сынатмады
Тукай якташлары сынатмады

Тукай якташлары сынатмады

Бөек Тукайны биргән Арча төбәгендә балалар иҗатының “Арча ягы—данлы Тукай ягы” дигән республика бәйгесен үткәрү матур традициягә әверелде. Быелгы тугызынчы бәйге Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышланды. Аны әле бик яшь булса да, районда гына түгел, республика күләмендә дә танылырга өлгергән Диләрә Булатова туган тел турындагы шигыре белән башлап җибәрде.

—Бәйге елдан–ел киңрәк җәелә бара, катнашучылар саны арта. Аның хәзер тарихы, бүгенгесе, киләчәге бар. Бәйге талантлы балаларны вакытында күреп алып аларны үстерергә, киләчәктә профессиональ дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итә,—диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова, яшь талантларны район башлыгы исеменнән котлап һәм аларга уңышлар теләп.

Быелгы бәйгедә республиканың 18 районыннан 253 бала катнашты. Ул халык, кыллы инструментлар, фортепиано, халык инструментлары ансамбльләре номинацияләре буенча үтте. Жюри составында танылган музыкантлар, артистлар, югары профессиональ дәрәҗәгә ия булган шә-хесләр бар иде.

Бәйге киеренке барды. Иң–иң осталар лауреат һәм дипломант исемнәрен яулады. Безнең Арча сәнгать мәктәбе укучылары Бөтенсоюз, төбәкара, республика фестиваль–бәйге-ләреннән һәрвакыт зур уңышлар яулап кайта. Бу юлы да сынатмадылар. Баян, аккордеон, гармун (соло) номина-циясендә яшьтәшләре арасында Рүзәл Нигъмәтҗанов — беренче, Рәсим Дәүләтбаев, Фирзәр Камалиев, Илназ Баязитов икенче урыннарны яулады, Рәсим Хәбибрахманов, Рәсүл Әсәтов дипломант булды. Думбра, балалайка, гитара (соло) номинациясендә Ирек Надыршин, Анастасия Орлова—икенче, Илдус Гайнетдинов өченче урынны яулады. Курай буенча Рената Хәсәнова беренчелекне читкә җибәрмәде, Рамил Гыйлаҗиев, Айбулат Харисов һәм Илгиз Зыятов икенче дәрәҗә лауреат исемнәрен яуладылар. Фортепиано номинациясендә Ләйлә Камалова—беренче, Камилә Закирова—икенче, Гүзәл Газизова, Рузилә Нигъмәтҗанова өченче булды. Скрипка, виолончель номинациясендә Айзирә Хәкимова осталыгын исбатлады һәм икенче урынны яулады. “Балкашык” фольклор инструменталь ансамбле бу юлы да беренчелекне бирмәде, Анастасия Орлова (думбра) һәм Ирек Надыршин (гитара) дуэты да беренче булды, ә “Мирас” гармунчылар ансамбле икенче урынны алды. Арчалыларның уңышлы чыгышлары һәм җиңүләре укытучылары хезмәтенә дә зур бәя.

Гөлсинә ЗӘКИЕВА

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*